Логотип
Блоги

«Авыр түгелме, әнисе?» яки чишмә янындагы күзәтүләрем

Дәрвишләр бистәсендә, безнең бакчадан ерак түгел чишмә бар. Чәйгә суга гел шунда йөрибез. Минем өчен иң рәхәт мизгелләр ул.

Каеннар арасыннан, урман сукмагыннан атлау...
Язын иелеп ландышларга – энҗе чәчәкләргә кагылу... 
Башны югары күтәреп, очлары күккә тигән каеннар арасыннан зәңгәр күкне күзләү...
Җәйге эсселәрдә урмандагы җиләс һавага кинәнү...
Көзен җиргә түшәлгән сары яфраклар өстеннән үтү... 
Аннан – урман чишмәсе челтерәвен тыңлау!.. 
Авылдагы кебек суга йөрү дә ошый миңа. Тик чиләкләр урынына – бишәр литрлы шешәләр генә. Суга килгән һәркемнең безнең кизләү янындагы кебек бер-берсе белән исәнләшүе дә күңелемә бик якын. (Безнең Кайбычта чишмәне шулай «кизләү», диләр.) Тик авыл кизләвенә охшау шушы урында төгәлләнә. Төгәлләнмичә, суга төшкән саен чират һәм яңа кешеләр бит анда: бакча ширкәтендә торучылар гына түгел, суга Биектау, Казан халкы да килә. Егермешәр литрлы унбишәр балон белән су тутырып алып китүчеләр бар. 
Чишмәгә урман сукмагыннан гына килеп җитеп була. Ерактан килүчеләр, машиналарын читтәге махсус мәйданчыкта калдырып керәләр. Су тутырган шешәләрне, балоннарны күп вакыт машинага кадәр арба – тележка белән тартып китәләр. 
Чишмәдә чират торганда кешеләрне күзәтергә яратам. Парлап суга килгән ир белән хатынның, су тутырган балон шешәләрне чишмә яныннан ничек алып китүе алар гаиләсендәге тәртипләр турында бик күпне сөйли кебек миңа. 

Менә бер пар. Яшьләр, әле утызга да җитмәгәннәрдер. Бер малай һәм бер кызлары ияргән. Кызлары – нәкъ әтисе, уллары – копия әниләре! (Әтигә охшаган – кыз бала, әнисенә охшаган ир бала бәхетле була диләр бит.) Ир белән хатын бертуктаусыз әкрен генә нидер сөйләшәләр, көлешеп тә алалар. Карашларыннан, мөнәсәбәтләреннән күренеп тора – ике арада ярату бар. Бетмәгән, югалмаган! Балалар да үзара бик тату: абыйсы сеңлесен бер дә күз уңыннан җуймый. Яшь аермалары зур булмаса да, сеңлесе өчен үзен гел җаваплы итеп хис итүе читтән дә сизелә. Ир белән хатынның икесенә – дүрт шешә. Монда инде әллә ни гоманлыйсы да юк – һәркайсы икешәрне күтәреп китәчәк. Гаиләдә, әлбәттә, ата кеше хуҗа боларда, әмма алар хатыны белән бөтен нәрсәне дә үзара килешеп, сөйләшеп хәл итәләрдер. 

Янә бер пар. Боларның суга дигән савытлары күбрәк: дүрт зур балон һәм ике кечкенә шешә. Тележка белән килгәннәр. «Арбага дүрт зур балонны куячаклар – анда башка сыймый, бишәр литрлы ике кечкенә шешәне хатыны күтәрәчәк», – дип юрыйм. Һәм ялгышам... Арбага дүрт балон янына кечкенә шешәләрнең дә берсе менеп утырды. Икенчесен хатыны тотты. Кузгалдылар. Хатын бер шешәсен тотып алдан китте. Ә ир... Теге кечкенә шешә ике метр җир барган саен арбадан тәгәрәп төшә. Ир аны алып куя, әмма бераз баруга шешә тагын тәгәри... Хатыны килеп бу кечкенә шешәне алыр инде дип көтәм: машинага кадәр ара ерак түгел, биш литрлы шешәне дә алай авыр димәс идем... Тик хатын бер тапкыр да артына борылып карамады! Күңел өчен булса да! Киләме ире арттан, килмиме – гамендә дә юк... Иң кызыгы – ире дә: «Тукта, көт әле!» – дип эндәшмәде... Монда ниндидер нәтиҗәләр ясап тормасам да, барысы да аңлашыладыр.

Тагын бер пар. Болары – өлкәнрәкләр. Тормыш иткәндә туплаган тәҗрибәләре, кичергәннәре, сабырлыклары – барысы да йөзләренә чыккан. Озак гомер иткән ир белән хатын бер-берсенә охшый башлый, диләр – чынлап та шулай. Гөр-гөр килеп сөйләшәләр: җөмләләре миңа өзек-өзек кенә ишетелә. Сүзләре – оныклары хакында. Кызларының улы быел гына университетка укырга кергән бугай. «Әнисе кебек тырыш булса, укыр», – диләр. Аннары: «Укып бетергәч, эш таба алса ярар иде», – дип борчылып та куялар...
Дүрт зур балон, ике тележка белән килгәннәр. Чишмәдән суны ире тутырды, хатыны капкачларын гына ябып торды. Читтәрәк торган тележкага кадәр дә балоннарны ире күтәреп килде. Үз арбасына өч шешәне салып бәйләде (дөресрәге, алар аны икәү бәйләделәр), хатыныныкына – берне куйды. Тележканы сукмакка борып, хатынына тоттырды. Миңа ишетелгән арада гына да әллә ничә тапкыр: «Авыр түгелме, әнисе?», «Җайсыз түгелме?» – дип сорады... Хатынының да җавабы ишетелде: «Юк, юк, авыр түгел, рәхмәт, әтисе!»
Артларыннан сөенеп карап калдым: матур пар! Ир – ир урынында бу гаиләдә. Хатынның да үз урыны, кадере бар. Ул шуны тоеп, һәр адымда ирен хөрмәт итеп яши. Тәртипле, тәрбияле балалар үстергәннәрдер алар. 

Миңа менә шулай тоела. 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар