Логотип
Блоги

Авыл көндәлеге

Отпускада шунда барам, монда барам, дип Наполеонча планнар корсам да, ялым ел саен авылда үтә минем.

Отпускада шунда барам, монда барам, дип Наполеонча планнар корсам да, ялым ел саен авылда үтә минем. Һәм ел саен дигәндәй, мин шул үзем бик яхшы белгән дөньяда да ачышлар ясап куям. Бу юлы да исем китеп килдем: сәясәт белән кызыксынып һәм шул ук вакытта бераз читтәрәк тә яши белә ахрысы бездә авыл кешесе. Пенсия яшен арттыру турында сөйләшәләр – тик ничектер бик дау купмыйча гына. Хатын-кызлар 63тә генә (!) пенсиягә чыгулары турында сүз кузгалгач та (бу ай ярым элек), көлешеп кенә куйдылар: аны хәзер болай гына әйтәләр бит, янәсе, соңыннан Путин 60ка калдырачак икән. Мондый дипломатик маневрлар өстендә Мәскәү, бәлкем, еллар буе эшлидер, әмма безнең авыл кешесе әнә күптән барысын да аңлаган иде инде.  

Мин кайткан көннәрдә кая гына барып кушылсаң да, авыл икенче бер яңалык – шәхси хуҗалыкларга салым салыну мөмкинлеге турында сөйләшә иде. Әлеге закон кабул ителсә, сыерың бармы, сарыгың, тавык-чебешеңме – барысы өчен дә салым түлисе булачак, имештер. Хәтта бакчаңда үсеп утырган алмагач өчен дә! Өлкәннәр моңар шундук ачыклык та кертә: «Күргән бар мондый хәлләрне, янәсе. «Теге еллар»да сыер асрасаң, фәлән литр сөтне, фәлән гөрәнкә майны бушка хөкүмәткә илтеп тапшырасы иде». «Алайса ул сыерны нигә дип кенә асрадыгыз соң сез?» – дип кабынып китә яшьләр. «Аертылган сөте булса да безгә кала бит инде...» Аертканнан калган сөт... Безнең баш мие, килешә алмыйча, бу мәгълүматны әле тагын берничә тапкыр әйләндерә. Аертканнан калган сөт... Сипарат сөте...  

Сөт, дигәннән, салым салынганны көтеп тормастан ук бетеп китте бит ул авылда сыер малы. Быел әле (ни гаҗәп!) җәй уртасыннан булса да сыер көтүе чыга башлаган. Зур гына авылга барлыгы 8 баш. Моннан дистә еллар элек, әйтүләренә караганда, 160 лап булган. Бездә генә түгел һәрбер авылда шул ук хәл бу. Чөнки, бердән, монда иртәгәге көнгә өмет белән караучы яшь гаиләләр юк дәрәҗәсендә. Икенчедән, инде авылда да элеккеге сымак традицияләр буенча яшәүчеләр юк бит. Файдалы икән – асрый ул терлекне, файдасыз икән – юк. Фуражын-ниен сатып аласы булса, сыер асрау, чыннан да, матди яктан зыянлы бер шөгыльгә әйләнергә мөмкин.  

Дөрес, өч-дүрт баш сыер асраучы бер гаилә дә бар. Бүтән эшең-керемең булмаганда, авылда ныгытып терлекчелеккә тотынмый башка чараң да юктыр. Тик болары эш оештыру өчен хөкүмәттән 100 мең сум акча алганнар да, шуннан соң, үз сүзләре белән әйтсәк, «үч иткәндәй, сөтнең бәясен ун сумга төшергәннәр дә куйганнар».  

Эш, дигәннән... Авылдагы иң зур проблема – ул бүген, билгеле, эшсезлек. Икенче бер күршебезнең әле хатыны гына эшсез иде, быел көтмәгәндә үзе дә кыскартуга эләккән. Дөрес, кулы белә, җәй көннәрендә «шабашка» белән дә гаиләсен тәэмин итәр. Әмма алда «шабашка»лар күренеп тормаган озын, салкын кышы да бар бит әле аның. Якындагы шәһәрләргә барып эшләү турында да уйлап карыйлар, тик көн саен 30-40 чакрым ара (бару-кайту 70-80 була), ни әйтсәң дә ерак шул. Бөтенләй шәһәргә чыгып китәрләр иде – ялгыз калдырып булмый торган олы кешеләре бар.  

Минем җәйге ялым, гадәттә, печән өстенә туры килә иде. Быел август башларында гына кайткач, печәннең койрыгын гына күреп калдым. Без белми йөрибез – августта рәхәт икән бит ул авылда, җәмәгать! Җиләк-җимеш, яшелчә эшкәртүне санамаганда, эш «почти» юк. Ә ул быел көннәрнең матур торуы! Җәйге кичләрнең җылылыгы! Авылның сихри тынлыгы... Тау астына сыенган шушы авылга бөтен дөнья сыйган, әйтерсең... 

Нәкъ бәләкәй чактагыча – без көн саен капка төбенә җыелышабыз. Эскәмия бар, син йөз ел буе белгән ачык күңелле күршеләр дә бар. Тагын ни кирәк? Үз-үземә шушы сорауны бирүгә, түбән урамнан гармун тавышы ишетелә башлады. Аннан шунда ук кемдер җыр сузды. Чаллыдан күченеп кайткан Рәшит абый икән, «үзе уйнап, үзе җырлый», диләр. Гармун туктауга, күрше-күлән Рафис абыйга: «Шигырь сөйлә», – дип бәйләнергә тотынды. Бу күршебез үзе шигырь «чыгара», имештер. Геройлары – безнең авыл кешеләре. Әби-бабалары нигезенә шәһәрдән күченеп кайткан кеше бит инде, югыйсә – татарчасы ничек әйбәт. Шигырьләрендәге рифма исә (ихластан!) теләсә-кайсы шагыйрьне дә көнләштерерлектер. Тормышның бер мәгълүм фәлсәфи закончалыгы бар бит аның: кичәге көн инде үткән, иртәгәге көн җитмәгән, һәм аның нинди буласын Ходайдан башка беркем дә белми. Ә бүген...  

Бүген безнең авылда гармун тавышы ишетелә икән бит әле... Бүген безнең авылның үз шагыйре дә бар икән... Үз дөньясы, үз мәзәге, үз гыйбрәте, үз хикмәте... Мин быел шулар өчен сөенеп килдем әле... 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар