Логотип
Блоги

Алып баручының акчасы хәләлме?

Соңгы вакытта безнең җырчыларның челтәрле маркетинг белән шөгыльләнүе турында шактый сүз булды. Кемдер тәнкыйтьләде, кемдер алар ягына басты – мактады.

Соңгы вакытта безнең җырчыларның челтәрле маркетинг белән шөгыльләнүе  турында шактый сүз булды. Кемдер тәнкыйтьләде, кемдер алар ягына басты – мактады. 
Кеше челтәрле маркетинг белән аз гына булса да таныш икән, белә – анда эшләү бик җиңел түгел. Алма пеш – авызыма төш дип кенә ятып бернигә дә ирешә алмыйсың. Дөрес, җырчыларга исемнәре шактый ярдәм итә. Халык аларга иярә, алар әйткән сүзгә ышана, аларны кабатларга тырыша. Монысын берничек инкарь  итеп булмый. Исемле җырчыларның күбесенә инстаграм кебек социаль челтәрләрдә язылучылар меңнәр, хәтта йөз меңнәр белән исәпләнә бүген. Әзер аудитория! Аларга бер сүз ташлавың җитә... 
Һәм җырчылар шулай эшли дә. 
Ни генә булса да, челтәрле маркетинг белән шөгыльләнеп алган акчаларын хәләл түгел дип әйтә алмыйм. 
Ә менә туйларда алып баручы булып эшләүләрен... 
Шушы көннәрдә бер никахка чакырулы идек. Замана таләбе инде: хәзер никахларны туй кебек зурлап үткәрәләр. Бу да шундый мәҗлес иде: башта чакырылган мулла никах укыды, аннан, тәнәфестән соң, мәҗлес туй рәвешен алды. 
Беренче өлешкә тел-теш тидерерлек булмады.
Казанга гына түгел, бөтен татар дөньясына исеме билгеле хәзрәт килгән. Гаҗәеп матур вәгазь сөйләде: сүзләре җанга, йөрәккә үтеп керерлек, гомергә истә калырлык булды. (Әллә мондый вакытта әйтелгән сүзләрнең мәгънәсен хәзер – гомернең түренә менеп җиткәндә генә шулай кабул итәсең, аңлыйсыңмы  икән?! Белмим... Әмма яшьләрнең дә аны ишетүләрен – чынлап торып ишетүләрен! – бик теләп утырдым.) 
Мәҗлеснең туй өлешен алып барырга да бик исемле алып баручы чакырылган иде. 
Ул беренче җөмләдә үк ялгышты: кәләшнең исемен дөрес әйтмәде. Үзен төзәтүләрен дә ишетмичә, кияү белән кәләш исемен кат-кат кабатлады... Түр башында утырган кадерле яшьләрнең исемнәре кем булуы аңа барыбер булса да, кунакларга барыбер түгел иде бит. 
Инстаграмдагы битенә: «Бөтен йөрәгемне биреп эшлим...» – дип язса да, бу алай эшли торган көне булмады бугай. 
Берәр кунакка сүз бирә дә – каядыр китеп югала. Котлау-теләкләрен әйтеп  бетергәч, күпләргә  микрофонны кая куярга белми аптырап басып торырга туры килде.  
Тәнәфесләрдә – бөтенләй күренми. (Әллә тәнәфесләрдә кунакларны уеннарга оештыру алып баручы вазыйфасы түгелме? Булмаса, гафу...)
– Ә хәзер көчле кул чабулар...
– Ә хәзер көчле алкышлар!..
Алып баручыбыз шушы ике җөмләне әйтеп, ничә сәгать буе бездән гел кул чаптырды да кул чаптырды. 
Бер-берсен шушы мәҗлестә беренче тапкыр күргән ике якны бер-берсе белән таныштыру, дуслаштыру, аралаштыру – берсе дә булмады. Кияү белән кәләшнең кайсы яктан икәнлекләрен дә мәҗлес барышында гына белде ул. Димәк, монысы да аңа барыбер булган... 
Соңыннан берара инстаграмындагы постларын күзәттем: өзек-өзек куйган өлешләрдән дә аңлашыла – һәр мәҗлестә берүк сүзләр кабатлана.  Артык та түгел, ким дә. Шул ук шигырьләр, шул ук җыр. (Җырны бездә зурдан кубып: «Премьера!» – дип игълан итте!) Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: бу постлар аның битендә озак тормый. Бер-ике көннән алып ташлый ул аларны. Әлбәттә, юкка түгелдер... 
Әмма иң күңелгә тигәне – кунакларга мөнәсәбәт булды. Мәҗлескә килгән  кунакны зурлау, хөрмәтләү сизелмәде. Монда иң зур, иң билгеле кеше – ул үзе иде. 
Кунакларның берсе яшьләргә багышлап махсус язган шигырен укыды. Алып баручының бу вакытта шулай ук залдан чыгып киткән чагы иде. Шулай да колагына кереп калган бугай, соңрак: «Үзем яздым», дия-дия сөйләгән теге кунак кайда әле ул, аңа бүләк бирәм», – дип эзләп йөрде...
Шигырь белән шигырьнең аермасы бар, әлбәттә. Туйларда кемнәрдер «үзем яздым» дип укыган шигырьләрне ул атна саен ишетәдер. Әмма бу очрак башка иде шул. Бу кунакның дәрәҗәле нәшриятта чыккан ике саллы шигырь китабы бар, аның сүзләренә язылган җырлар күп җырчыларның репертуарына кергән.  Шулай ук Салаватныкына да. 

Туй-мәҗлесләргә, юбилейларга күбрәк йөргән саен: «Менә бу алып баручыны чакырырга кирәкми», дигән исемлек озыная бара. Синең гомергә бер килә торган бәйрәмеңә гап-гади «шабашка» итеп караучы алып баручыны чакырып нигә аның ямен җибәрергә?! Парлап концерт куясылары килә икән – клубларга барсыннар. Үзләрен күрсәтергә телиләр икән – экранга чыксыннар. 
Гомумән, алып баручының исеме никадәр популяррак булса, ул сезнең бәйрәмегезне алып баруга шулкадәр җиңелрәк караячак. Бармак аша гына. 
Мин үзем моны инде күп тапкырлар сынадым. Алып баручының исеме мәҗлескә, бәлки, дәрәҗә өстидер, бәхәсләшмим. Әмма мәҗлес дәвамында ул соңыннан кат-кат сагынып сөйли торган күңелле мизгелләр тудыра алмаса, аның ялтыравык дәрәҗәсенә нигә кызыгырга соң? 
Мин шулай уйлыйм. 

...Без барган никах мәҗлесен алып баручының алдан сөйләшенгән 35 мең урынына соңыннан 45 мең алып китүен исә искә дә төшерәсе килми. Бу хакта ишеткәннән бирле бер нәрсә уйлыйм: ул үзе бу акчаны хәләл дип саныймы икән?     
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без бу акчаны өч ай эшлибез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Абау! Бигрәк юньсез алып баручы булган бу.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Чынлыкта да хәзерге заманда күп әйбер, хәтта иҗат, сәнгать кебек төшенчәләр дә бары тик акча эшләү максатына гына юнәлдерелгән. Ә кешенең күңелендә якты хатирәләр калдыру, җылы хисләр уяту, чын-чынлап сыйфатлы, матур чара оештыру бик сирәк очракта гына кемнедер борчый. Бу хакта бик дөрес язгансыз. Гомумән алганда, тирәнтен уйлап карасаң, үзенең эшен җиренә җиткереп эшли алмаган алып баручы ник кирәк дигән сорау туа, бигрәк тә никах мәҗлесенә. Беренчедән, ул бары тик үзенең hәм мәҗлестәге кунакларның кыйммәтле вакытын гына бушка сарыф итеп йөрүче була түгелме соң?! Ә икенчедән, яңа гына өйләнешкән яшь парларның киләчәк бәхете мәҗлеснең никадәр дәрәҗәдә бай оештырылуыннан да, алып баручының танылганмы, юкмы икәненнән дә тормый. Болар барысы да -бары тик "кеше күрсен өчен", "кемнәндер ким булмасын" дип эшләнелгән әйберләр, ясалмалылык кына.

        • аватар Без имени

          0

          0

          "Ә икенчедән, яңа гына өйләнешкән яшь парларның киләчәк бәхете мәҗлеснең никадәр дәрәҗәдә бай оештырылуыннан да, алып баручының танылганмы, юкмы икәненнән дә тормый. Болар барысы да -бары тик "кеше күрсен өчен", "кемнәндер ким булмасын" дип эшләнелгән әйберләр, ясалмалылык кына." Алдагы комментарийда әйтелгән шушы сүзләр белән тулысынча килешәм.

          Хәзер укыйлар