Логотип
Блоги

Ачуның азагы нәрсә белән бетә?

Җәй – ул очрашулар вакыты. Безнең редакциядә дә шулай. Ераклардан Казанга кунакка килүчеләр (кайтучылар) «Сөембикә»гә еш сугылып чыгалар. Андый вакытта, эшләребезне читкә куеп, түгәрәк өстәл артына җыелабыз. Чәй эчә-эчә, килгән кунагыбызны тыңлыйбыз... Ишеткәннәрне күңел сандыгына сала барабыз.

Берсен сезгә дә сөйлим әле. 

Узган атнада редакциягә, оныкларын ияртеп, Наилә ханым Хөрмәтова килеп керде. (Сүз уңаеннан: оныкларының икесе дә татарча шулкадәр чиста сөйләшә! Чын күңелдән сокландык!)
 Наилә ханым – Әгерҗе районы Салагыш авылы кызы. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан») газетасының Чаллыдагы үз хәбәрчесе булып эшләгән, Чаллыда дөнья күрүче газета-журналлар белән хезмәттәшлек иткән. Ә аннан юллар Наилә ханымны Төркиягә алып китә... Анда ничек барып чыгуы, ничек урнашуы, ниләр кичерүе, сагынулары – болары башка тарих. 
Әлегә ул сөйләгәннәрнең менә бу өлешен генә тыңлыйк.

– Бу кыска гына хикәяне миңа бер танышым сөйләгән иде. Әмма ул күңелемә бик кереп калды. Алай гына да түгел, чит җирдә, чит халык арасында яшәгәндә миңа бик нык ярдәм итте. Ул миңа гаиләмне сакларга булышты...

...Бер елганың ике ярында ике хатын яшәгән. Нәрсә өчен дошманлашканнардыр, анысы билгесез, әмма һәр көнне елгага суга төшкәч, берсе – бер, икенчесе икенче ярдан бер-берсенә гел начар сүзләр кычкырышканнар. Берсе икенчесен басарга тырышып, сүзләрнең иң йөрәккә үтәрдәйләрен – пычак булып кадалырдайларын сайлап...
Шактый вакытлар дәвам иткән бу хәл. Алар хәтта үзләре дә нигә сүзгә килешкәннәрен инде онытып бетергәч тә. 


Ә көннәрдә бер көнне хатыннарның берсенә сеңлесе кунака килгән. Буй-сыны, йөз-кыяфәте белән ул бик тә апасына охшаган булган. Бу көнне апасы сырхаулап торган һәм суга, көянтә-чиләк күтәреп, сеңлесе киткән. Кунакка килгән киемнәре белән бармас бит инде – ул өс-башын алыштырып, апасының суга төшкәндә килгән киемнәрен кигән. 

Кунак кыз су буена төшеп җитүгә, ярның каршы ягында икенче хатын да күренгән. Һәм көндәгечә теленә килгән иң авыр сүзләрне кычкырырга керешкән.

Каршы ярдан берәү дә җавап бирмәвен – яр буенда бары үзенең генә тавышы яңгырап торуын ул бераздан гына аңлап алган. Һәм... аптырап тынып калган. Сиңа җавап бирүче булмагач, берүзең тавыш чыгарып булмый бит инде. 

Икенче ярдагы хатынның нигә «тынып» калуының сәбәбен ул берничек тә белә алмый: аралар ерак булгач, суга бүген башка берәү төшүен күрми. Киеме дә шул җитмәсә... «Нәрсә моның башында? Тагын нәрсә уйлап чыгарган?» – дип ярсый ул.

Хатынның эчендә яңа бураннар котыра башлый.  
Өенә кайткач та шул хакта уйлаудан туктый алмый ул. 
Ә кичкә... кичкә аның йөрәге шартлый. Ачудан, ярсудан, нәфрәттән.  

Бу кыска гына хикәя миңа бик зур сабак бирде. Гаиләдә тавыш чыкканда дәшми калырга өйрәндем. Учакка ут өстәп тормасаң сүнә бит ул... Озакка сузылган дошманлыкның җүнлегә итмәвенә тагын бер кат инандым. Эчтә ачу җыярга кирәкмәвен аңладым – моның да ахыры начар булып бетүе бар...


Гыйбрәтле хикәя, әйеме? Һәркем укысын да, үзе нәтиҗә ясасын. 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар