Блоги
6 нчы көн. Норвегия
Өебездән чыкканга нибары 6 көн узды, әмма без инде күп җирләрне күреп өлгердек. Бүген көнебезне Лофотен утрауларына багышладык.
Өебездән чыкканга нибары 6 көн узды, әмма без инде күп җирләрне күреп өлгердек. Бүген көнебезне Лофотен утрауларына багышладык. Кыялар буенча махсус туристик сукмаклардан уздык. Югарыдан диңгезгә, шәһәргә, фьордларга искитмәле күренеш ачыла.
Лофотен утраулары үзара күперләр белән тоташкан. Күперләр биредә үзенчәлекле. Аларны тигез генә итеп төземиләр, ә урта өлешләрен калку ясыйлар. Шуңа күрә күпер болытларга илткән юл сыман тоела. Шулай ук кыялар аша уза торган төрле озынлыктагы тоннельләр күп монда. Хак булса, аларның кайберләре су астыннан да уза.
Утрауларда ак комлы пляжлар да бар, әмма көн салкынча булганга, анда керергә батырчылык итүчеләр очрамады.
Норвегия дигәндә, әлбәттә, биредәге бәяләр турында да әйтү кирәктер. Дөньядагы иң кыйбат бәяләр – монда! Әмма җирле халыкның кереме яхшы, шуңа күрә баланс саклана.
Мәсәлән, бер литр бензин – якынча 120 сум, ә сникерс шоколады – 160!!! Безнең кебек сәяхәтчеләргә мәҗбүри булмаган чыгымнардан тыелып торырга да була инде анысы.
Бүген Искәндәр кебек футбол җанатарлары өчен мөһим көн – Европа чемпионаты финалы. Аны карамый мөмкин түгел инде... Уен барышын иң әлек радиода тыңлап бардык. Монда бөтен радио да җирле телдә сөйли. Һич аңлап булмый. Бары тик «Гризман» һәм «нуль-нуль» диюләрен генә анлыйбыз. Кафелар да күп түгел, утрауларда кечкенә генә авыллар булганга, берән-сәрән рестораннар гына очрый, алары да ябылган. Өйләр яныннан узганда кемнеңдер футбол карап утырганы күренеп кала, тик: «Абзый, без дә карап алыйк әле», – диеп булмый бит... Ниһаять, бер кафе таптык. Искәндәр кереп китте, уенның соңгы 10 минуты. Мин дә артыннан кергән идем: бер урын да юк. Искәндәр дә басып тора. Әмма сүз әйтүче булмады, бар да уенны күзәтә. Вакыт-вакыт бергәләп уфылдыйлар, башка эмоцияләрен белдерәләр. Мин аларга карап елмаям. Ярар, Португалия дә җинде!
Көнебезне без Лофотенның иң читендә урнашкан «О» дип аталган шәһәрдә тәмамладык. О –ул норвежча алфавитның соңгы хәрефе, үзенчәлекле «Å» хәрефе белән языла.
-
Күңелеңә җыйма
Чын мәхәббәт бар ул, бар!
Мәхәббәт... Ап-ак кар явып, бераз буранлап торган кичтә кап-кара тун киеп килеп керде ул минем тормышыма. Әйе, әйе, ак атка атланган ак киемле принц түгел, нәкъ менә кара тун кигән егет. Ясалма мехтан тегелеп, елкылдап торган андый тун модада булса да, аны кулга төшерү шактый кыен иде әле ул заманда. Егетем дә аны ЦУМда эшләүче танышы аркылы юнәткән булган. Әгәр дә мин утырып кайтасы автобус шоферының игезәк туганында да андый тун булмаса, бу мәхәббәт кыйссасы, бәлки, язылмый да калыр иде.
-
Күңелеңә җыйма
«Кышкы чия». Җыр тарихы
«Кышкы чия». Сылу, чая, янып торган хатын-кызның эчке дөньясын, матурлык серен, нечкә күңелен ача торган җыр ул. Хатын-кызның бәхете – яратуда, мәхәббәт газапларында. Шул халәтендә ул тулышып пешкән, төрле төсләре белән балкыган кышкы чияне хәтерләтә, диләр...
-
Арабыздан беребез
Ана булу өчен чикләр юк
«Сезгә аборт ясатырга кирәк!» Балачакта кичергән яман шеш авыруын сылтау итеп, табиблар консилиумы аңа шулай дип әйтә. Ләкин 16 ел буе коляскада утырган Гүзәл ЛАТЫЙПОВАга бу сүзләр мәгънәсез булып тоела. Ул бу бәхеткә урау, сикәлтәле юллар аша килде. Аның баш тартырга хокукы юк. Баладан баш тартып буламы ул?! Хәтта сәламәтлегең куркыныч астында булса да... Инде күпме сулар акса да, үзенең дә балалар йортына килеп эләгүенә һаман ышана алмый. Әни җылысын тоеп үскән кызның үзенең сабыен табасы да, багасы да килә...
-
Актуаль тема
Ләйсән Мәхмүтова: «Әтигә мин 21 яшемдә генә якынайдым»
«Мин әтине кырыс кеше дип белә идем. Әтинең әнисе Сабира әби кышларын бездә яшәде. Ләйсән белән артык шаулаша башласак: «Атагыз гына кайтсын әле, барысын да сөйләп бирәм», – дип әйтә иде. Бу сүз артыма каеш белән эләктергән кебек тоела иде. Шуңа без әтидән куркып үстек дисәм дөресрәк булыр. Баксаң, әти башкача булган икән», – ди Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Лилия МӘХМҮТОВА.
-
Проза
Канатсыз очыш 13
Повестьтан өзек
Комментарий юк