Блоги
30 июль
Карловы Вары – Прагадан 120 км чамасы ераклыкта, Германия чигенә якын бер җирдә урнашкан курорт шәһәр...
30 июль
Карловы Вары – Прагадан 120 км чамасы ераклыкта, Германия чигенә якын бер җирдә урнашкан курорт шәһәр. Аны совет дәүләтендә яшәгән һәр кеше ишетеп, ә күпләре күреп тә беләдер. Без дә әлеге урын белән танышырга булдык. Аны совет дәүләтендә яшәгән һәр кеше ишетеп, ә күпләре күреп тә беләдер. Без дә әлеге урын белән танышырга булдык.
Шәһәр үзе берникадәр Россия шәһәрләрен хәтерләтә – бу тойгы күпкатлы йортлар булуы исәбенә туадыр. Шулай да курорт зонасы күпкә аерыла. Бер стильдә төзелгән төсле биналар бер урам буенча сузылып бара. Шунда ук минераль су чыганаклары ага. Аны һәр теләгән кеше авыз итә ала, ләкин су бөтен кешегә бертөрле килешмәскә мөмкин икән. Һәр чыганакның үз номеры бар. Дәваланырга килүчеләр аны табиб киңәше белән генә эчә. Матур урын бу. Бирегә туристлар ел әйләнәсендә киләләр. Ә без, 5-6 сәгать шәһәр белән танышканнан соң, кайтыр юлга чыктык, чөнки иртәгә инде кайтыр юлга –Россиягә кузгалачакбыз! Юлыбыз Польша һәм Белорусь аша узачак.
-
Күңелеңә җыйма
Көтү
Берничә айдан авылга кыйммәтле машина килеп туктады. Аннан чәчләренә чал кунган ир кеше төште. Бу Илнар иде. Ул капканы ачты. Үлән астында калган сукмактан атлап ишеккә таба килде. Өйнең тәрәзәләре тоныкланган.
-
Проза
Әни, ышанма сүзләренә!
Хикәя
-
Күңелеңә җыйма
«Акыл чыбыгы»ннан акыллырак әниләр
...Алты баласын, тормыш иптәшен, үз әнисен, бианасын тәрбияләп ашаткач, әнкәй үзе дә өстәл янына килеп утыра. Чәен ул чынаякка салып эчә. Әмма авырайган күз кабаклары йомыла да, әнкәй өстәл артында утырган килеш йокымсырап китә. Кайнар чәе өстенә түгелеп, пешә күрмәсен дип котым алына. Сак кына аның кулларына кагылам: ул уянып китә, миңа карап елмая...
-
Күңелеңә җыйма
Абыйсын түгел, җиңгәсен сайлады
– Безнең абый ничек шундый булды ул? Утыз ел бергә яшәгән хатыныңны бер-нәрсәсез урамга чыгарып җибәрер өчен нинди таш бәгырьле булырга кирәк бит? – дип аптырады Ләйсән. Башка туганнары җиңгәсен якларга булышырмы дип әйтеп-әйтеп карады да, аларның гаиләсендә бердәмлек юклыгына инанды. Ә Гөлнара дәшмәде. Башка берәү булса, көн-төн зарланыр, элекке ирен каргар иде.
-
«Йолдызлы» яңалыклар
Зәмирә Рәҗәпова: «Табибка тамчы да үпкәләмәдем»
Дөньяга бала туу – зур могҗиза. Һәм аның белән бәйле бер вакыйга да онытылмый.
Комментарий юк