«COVID– 19». Узган ел без мондый сүзне белми идек әле... Көннәрдән бер көнне ниндидер күзгә күренмәс вирус аркасында чит илләргә түгел, күршедәге паркка чыгып керү дә тыелыр дигән уй башыбызга да килмәде. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгытенең галереясында ачылган фотокүргәзмә безгә шул көннәрдә кичергән курку һәм өмет турында, табибларның батырлыгы турында сөйли.