Логотип

Балачак – уйнар чак...

13 Июнь 2019 - 20:02
7829
0
2

Ихлас, эчкерсез, самими... Балалар йөзендәге бу елмаюларны тасвирларга тагын нинди сүзләр табарга була икән? Җылы, ягымлы... Тагын – шаян, шук, хәйләкәр... Алар шундай төрле! Фотосурәтләрдәге малай-кызларны әйтәм. Берәүләр – зуррак, икенчеләргә әле үсәсе дә үсәсе. Мавыгулар бер-берсенә ошамаган: кемдер пластилиннан ниндидер яңа уенчык әвәли, кемдер сәхнәгә тамашачы алдына чыгарга әзерләнә, ә кемдер туп тибеп арып, ял итәргә туктаган... Аларга карыйсың да, үзеңне күрәсең. Бер гамьсез, бер уйсыз бәхетле балачагыңны... Таганына кадәр канатлы булган балачагыңны... Күкләр биек һәм зәңгәр, кояш – якты, җилләр – җылы, дуслар – күп һәм тугры... «Татмедиа» галереясында бу юлы «Салават күпере», «Ялкын» һәм «Сабантуй» журналларында иҗат итүче фоторәссамнар – Илназ Мөхәрләмов, Ринат Нәҗметдинов, Анна Арахамия һәм Владимир Васильев эшләре куелды. Якты, көләч фотосурәтләр! Фоторәссамнар тотып алган бу мизгелләрдә балаларның барысы да – бәхетле. Гел шулай булсын дип телисе килә: балалар һәм бәхет сүзләре янәшә торсын! Күргәзмә 31 майдан 10 июльгә кадәр эшләячәк.

Галерея

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ни сәбәпле бу таш йортны саткан булганнар миңа билгесез ә сатып алучы яшь парлар минем өчен бик якыннар иде бу йортта озак еллар яши алмадылар .баларыда булмады Зилә мәрхүмә булганнан соң кияү кешедә артыннан китеп барды алардан соң гына сөйли башладылар анда изгеләр җирләнгән булган дип ул йортта яшәүче бары-югы миңа билгесез

    Хәзер укыйлар