Логотип

Бу – безнең уртак тарихыбыз

29 Май 2020 - 09:37
9597
0
0

Журналистикага ул 33 ел гомерен багышлый. Дистәләгән еллар дәверендә аның фоторәсемнәре бик күп күргәзмәләрдә урын ала, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулый. 1986 елдан алып 2016 елга кадәр ул Россия һәм чит ил матбугат чараларында эшли.

Сүзнең кем турында баруын, бәлки, аңлагансыздыр. Ул – Россия һәм Татарстан фоторәссамнар берлекләре әгъзасы, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Рамил Гали.

«Татмедиа» бинасында бүген аның чираттагы күргәзмәсе ачылды. Уникаль аклы-каралы фотосурәтләрдә үзгәртеп коруның катлаулы чоры чагылыш тапкан: суверенитет һәм дин тоту иреге өчен көрәш, икътисадый кичерешләр, «Казан феномены»... Аның фоторәсемнәрендә тирән фәлсәфи мәгънә ята. Әлеге фотолар ТАССРның шул чор портретын сурәтли.

Галерея

Комментарий юк

Хәзер укыйлар