Логотип

Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр

30 Октябрь 2020 - 13:45
9401
0
1

«COVID– 19». Узган ел без мондый сүзне белми идек әле... Илләр, кыйтгалар ачык иде. Килер бер көн, ниндидер күзгә күренмәс вирус аркасында чит илләргә түгел, күршедәге паркка чыгып керү дә тыелыр дигән уй башыбызга да килмәде. Вирусның алга таба да таралуына юл куймас өчен, хөкүмәт әнә шундый кискен чаралар кабул итәргә мәҗбүр иде. Күпләр моны аңлады. Ул көннәр, яман төш кебек, инде үткәнгә күчә бара. Авырлыклар узар, ләкин күзгә күренмәс бу дошман белән алгы сызыкта торып көрәшкән табибларга булган ихтирам, аларның фидакарьлеге онытылмасын иде. 
Бүген «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгытенең галереясында ачылган фотокүргәзмә безгә шул көннәрдә кичергән курку һәм өмет турында, алгы сызыктагыларның биниһая батырлыгы турында сөйли. Әлеге фотоларның авторлары – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографлары. 

Галерея

Комментарий юк

Хәзер укыйлар