Логотип

Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи

23 Август 2019 - 19:19
7838
0
3

Фото: Дмитрий Дудин Кичә «Казан-Арена» стадионында «Киләчәк синең кулыңда» шигаре белән һөнәри осталык буенча WorldSkills 45 нче дөнья чемпионаты ачылды.  Татарстан халкы мондый дөнья-күләм чаралар узуга өйрәнеп бетте бугай инде. Чемпионат ярышы ачылышына да зур шоу булуга өметләр баглап, тагын нинди мөгез чыгарырга була икән дип кызыксынып бардылар. Билгеле булганча,  Россия, бигрәк тә Татарстан үзенчәлекле булырга, шаккаттырырга ярата. Казан халкы мондый зур чараларда үзен тотарга да өйрәнеп бетте. Универсиада  ачылышында, кысыла-кысыла, халык агымы уртасында йөргән хәтердә.  Быел  исә бөтенләй башкача булды. Кешеләр стадионга җайлап, әкренләп кенә  тартылды. Әле рәсми рәвештә башлангач та  стадионда бик күп буш урыннар  бар иде. Чыгу да әллә ни авырлык тудырмады, чөнки халык рәсми чыгышлар вакыты җиткәндә таралыша башлаган иде инде. Килгән кунакларны  утыргычларда сюрприз көтә иде.  Һәр кеше үз кулы белән кәгазь тартма ясап, анда кечкенә генә бүләкләрен салды. Яктырткыч җиһазлар шул ук вакытта интерактив пульт та булды. Тамаша кылган  кешеләрнең фикерләрен белешер өчен сораштыруга да корылган иде.  Кызганыч, әлеге таякларны волонтерларга биреп калдыруны сорадылар, чөнки ул стадионнан читтә эшләми дип аңлаттылар. Ачылыш ярышка килгән ил командалары йөреше белән башланды.  Шунысы кызык: башка ярышлардан аермалы буларак, чемпионатта илләр генә  түгел, аерым провинцияләр дә катнашу хокукына ия.  Мәсәлән, Кытайдан  берничә төркем бар иде.  WorldSkills хәрәкәте киң таралган Татарстанга аерым төркем тупларга мөмкинлек ник бирмәделәр икән дигән сорау туды. Югыйсә Россиянең җыелма командасына күпме лаеклы кызларыбыз-егетләребез керми калды.  Гомумән, чемпионат ачылышында  Татарстан WorldSkillsның суррогат анасы хәлендәрәк калды кебек тоелды миңа. Чөнки ачылышта халыкара чемпионатның нәкъ менә Татарстанда үтүенә бөтенләй басым ясалмады.   Стадион уртасындагы  әйләндереп куелган өчпочмаклы корылма торгызылган. Аның әйләнәсендә – сәхнә. Тамашада өчпочмак элементлар күп иде. Әлеге төп пирамиданы америка психологы Маслоу өчпочмагы белән дә чагыштырдылар.  Аның исәбенчә, кешенең иң беренче ихтыяҗы –  ашау, соңгысы – эчке потенциалны ачу. Күрәсең,  чемпионат ачылышын куючы  режиссерлар  кешенең эчке потенциалын ачу мөһимрк дигән фикерне алга сөрде. Ул тамаша буена кызыл җеп булып сузылды. «17 яшемдә мин дөньяны үзгәртергә теләдем һәм кондитер булдым», – дип сөйләде спикерларның берсе.  Потенциалны ачу өчен мотивация кирәклеге ассызыкланды. Ә бу яраткан эшең белән шөгыльләнгәндә генә була ала. Ни дәрәҗәдә уңыш казануың  да тырышлыктан тора. Ачылышта кешенең җирдәге урыны һәм юлы турында фәлсәфи фикерләр бик күп яңгырады.  Тамашада мотивацион рух белән сугарылган чыгышлар күп булды. Мәсәлән,  Samsung  компаниясенең вице-президенты Пранав Мистри да шундый зур дәрәҗәгә җитәр өчен ике компьютер тычканын  сүтеп, жестлар тану буенча  җиһаз ясаудан башлаган хезмәт юлын. Спикерлар чыгышы җыр-бию белән үрелеп барды. Ёлка, Панайотов, Ян Гэ кебек Россия йолдызлары җырлады. Эшче һөнәрләрнең кәттәлеген ассызыклар өчен  яңа технологияләр дә кулланылды  тамашада. Әйләнеп торган сәхнәдән кала, телефоннарга махсус  кушымта йөкләргә кирәк иде. Әлеге кушымта виртуаль чынбарлык тудырырга мөмкинлек бирде. Стадионга телефон экраннары аша карасаң, йөзеп йөрүче китлар,  арена буйлап сибелгән алсу таҗларны күрергә мөмкин иде. Тамашаның иң кульминацион ноктасы,  мөгаен,  сәхнәгә робот Софиянең чыгуы булгандыр. Кытай робот-андроиды кешеләр белән әңгәмә кора ала. Ясалма интеллектлы роботның паспорты да бар.  Ул да фәлсәфи уйларга бирелә. «Кеше эмоцияләрен камилләштереп бетереп, акыллырак булсам да, сезне миннән нәрсә аерып торачак?» – дип сорый ул.  Шунда ук җавап бирә: «Мин беркайчан да кеше була алмаячакмын. Сез хыяллана беләсез, ә мин юк.  Сездә тумыштан килә торган иҗади потенциалны үзебездә булдыра алмыйбыз, чөнки яңа кызыклы әйберләргә кешеләрдән өйрәнәчәкбез».  Ә кешелеккә роботларга юл куймас өчен нишләргә кирәклеген  тамаша ахырында күрсәтелде. Пирамида ачылып, аннан  инструментлар җыелмасы тоткан кеше чыкты: «Сезнең инструмент – камиллеккә ачкыч», – диде пирамида телгә килеп. Тамашада безнең халыкның бер матур алым традициясе күрсәтелде. Ачылыш башында стадионга комбайн чыкты.  Ул әйләнеп йөргән арада, кешеләр, он тарттырып, ипи пешерде. Шул рәвешле,   Татарстан җиренә аяк баскан кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар.   Фәлсәфә белән сугарылган тамаша уйланырлык җирлек бирде, тик шоу Универсиада ачылышыннан күпкә кайтышрак иде. Эшче һөнәр ияләре бездә әле һаман да күбрәк  кул белән эшләгән кебек,  халык та шоуга килеп,  уйларга бирелеп утырырга әзер түгел иде бугай. 

Галерея

Комментарий юк

Хәзер укыйлар