Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек
Кичә Татарстан милли китапханәсенең яңартылган бинасында Сөембикә» журналының февраль санын тәкъдим итү кичәсе булып узды.
Җылы, ихлас кичә булды ул!
Кунаклар итеп журналның февраль санын бизәүче геройларыбыз чакырылды. Алар арасында «Хатлар йорты» проекты авторы Энҗе Садыйкова, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус Әхмәтҗановлар бар иде.
Февраль саны белән укучыларыбызга бүләк – открытка килде. Әлеге уңайдан, «Сөембикә» журналының бу айдагы тышлыгын бизәгән Энҗе Садыйкова: «Журналның тарихи саны чыкты дияргә була, чөнки әлегә кадәр журнал эчендә конверт белән тәбрикләмә-хат килгәне юк иде. Бу безнең өчен дә зур вакыйга, журнал индустриясе өчен дә яңа сулыш», – диде. Әлеге тәбрикләмә күпләрне хат язышуга этәрер, илһамландырыр дип өметләнә ул.
Кунаклар арасында редакциябезнең күптәнге дусты, җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Гөлзадә ханым Сафиуллина да бар иде. Ул үзенең иҗаты һәрвакыт «Сөембикә» битләрендә яктыртылып килүе турында әйтте. Сүз уңаеннан, 2021 елның тышлыклар галереясен аның кызы, галимә Резеда Сафиуллина башлап җибәрде.
Тәкъдим итү кичәсенә килүчеләр Шәмсия Җиһангированың шигырь укуын, җырлавын, яшь, өметле җырчы, Халыкара бәйгеләр лауреаты, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе солисты Илгиз Мөхетдинов чыгышын, Татарстанның атказанган җырчысы, фестивальләр лауреаты Гөлшат Имамиеваның җырлавын яратып тыңладылар. Илдус Әхмәтҗанов укыган шигырьләр һәрвакыттагыча йөрәкләргә үтеп керерлек булды.
Февраль санының тагын бер герое – җырчы Илсөя Бәдретдинова белән кунаклар экран аша очрашты.
Фикер алышулар вакытында сүз кабат бу санның төп темасына – хатларга әйләнеп кайтты. Редакциябездә ике дистә елдан артык эшләгән язучы Марат Әмирханов үзе алган беренче хатны искә төшерде. Аны барыбыз да елмаеп тыңладык:
Беренче класста укыган чагым иде, – диде ул. – Сыер сакларга барган җирдә күрше кызы кулыма хат тоттырып китте. Өйгә кайткач, ачып укыдым. «Мин сине яратам!» – дип язган. Чәчәкләр ясаган... Миннән дә бәхетсез кеше булмагандыр бу минутта. Оятын кая куясың – кызлар хат язсын әле... Инде бу хатны кая куярга дип аптырадым. Утын әрдәнәсенә чыгарып яшердем, аннан башка җиргә күчердем. Ахырда әнкәй күрмәгәндә утка яктым...
Шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова да кичәгә килер алдыннан көне буе хатлар укыган – хәтирәләр белән яшәгән:
– Әнинең үземә язган хатларын саклыйм, – диде ул. – Бүген шул хатларны кабат укыдым. Сагынулар яңарды... Әнинең миңа бүләк иткән брошкасы бар. Күптәнге инде ул. 70-80 еллар бардыр аңа... Шуна тагып килдем әле...
«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова кичәне башлап җибәргәндә үк: «Мондый очрашулар хәзер даими булыр, дип өметләнәбез, – диде. – 1970 елларда «Азат хатын» журналы редакциясе каршында «Кызыклы очрашулар клубы» эшләп килгән. Аны журналның ул чактагы баш мөхәррире Асия Хәсәнова оештырган. Казанның һәркемгә билгеле кафеларның берсендә узган ул. Без шул традицияне яңартырга телибез».
Гөлнур ХӘСӘНШИНА
Фото: Анна Арахамия
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»