Логотип

Журналыбыз архивыннан

27 Май 2020 - 13:23
6201
0
0

Бүген «Татмедиа» бинасының беренче катында ачылган күргәзмә  – «Сөембикә» тарихында беренче: тамашачы игътибарына шушы архивта сакланучы журнал тышлыкларыннан экспозиция тәкъдим итәбез. Бу әлеге архивның бик аз өлеше генә. Күргәзмә ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан оештырыла.
«Сөембикә» журналы (1927–1991 елларда – «Азат хатын») 1913 елда хатын-кызлар өчен һәм хатын-кызлар турындагы журнал буларак нәшер ителә башлый. Журналның тышлыгын бизәүче татар хатын-кызлары портретлары галереясы саннан-санга тулылана, байый барган. Без бу яктан бәхетле: редакциядә әлеге уникаль архив бар, саклана, һәм без аңа әледән-әле мөрәҗәгать итеп торабыз. Бүген «Татмедиа» бинасының беренче катында ачылган күргәзмә исә – «Сөембикә» тарихында беренче: тамашачы игътибарына шушы архивта сакланучы журнал тышлыкларыннан экспозиция тәкъдим итәбез. Бу әлеге архивның бик аз өлеше генә. Күргәзмә ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан оештырыла: безнең тышлыкларда авыл хезмәтчәннәре, республиканың «Оргсинтез», «Мэлита», «Чистай сәгать заводы» кебек зур предприятиеләре эшчеләре, КАМАЗ төзүчеләр... Мәгүбә Сыртланова кебек Советлар Союзы Геройлары... Республикабыз үсеше өчен зур өлеш керткән күркәм затлар! Күргәзмәнең 8 Март – хатын-кызлар бәйрәме алдыннан ачылуы да юкка түгел, әлбәттә. Кем генә булсалар да, героиняларыбыз бит иң элек хатын-кызлар. Нәкъ менә көчле хатын-кызлар! Нинди генә көчле булсалар да, алар һәрвакыт чибәр һәм аларның көченең сере – көчсезлектә.

P. S. Сез ул чорның сулышын тагын да яхшырак тойсын дип, рәсем асларындагы орфография һәм пунктуацияне үзгәртмичә бирәбез.

Галерея

Комментарий юк

Хәзер укыйлар