Логотип

«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда

3 Июнь 2021 - 15:56
10913
0
2

Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты!

Казанның нәкъ уртасында – Кабан күле буенда «Сөембикә» журналының «Азат хатын» күргәзмәсе ачылды!

Җәй дәвамында казанлылар, шәһәребез кунаклары, яраткан укучыларыбыз ачык һавада урнашкан әлеге күргәзмәне күреп хозурлана алалар. Бу – чын мәгънәсендә уникаль проектыбыз! Галереядә бер гасырлык тарихы булган «Сөембикә» журналының тышлыклары урнашкан. Якуб Хәлили белән аның җәмәгате Әсмәбикәнең мәхәббәт җимеше ул безнең журнал. Уртак балалары булдымы икән, белмибез, әмма монысы – «Сөембикә»ләре менә һаман да яши! 100 елдан артык! 

Парклар һәм скверлар дирекциясе теләктәшлеге белән үткәрелгән бу күргәзмә халыкта зур кызыксыну уятты. Ачылышның рәсми өлешеннән соң тамашачылар игътибарына Татарстанның дәүләт камера хоры чыгышы тәкъдим ителде. Кабан күле буе татар моңына күмелде!

Сезнең игътибарга күргәзмәнең иң күркәм мизгелләрен тәкъдим итәбез. Кабан күле буена барып үз күзләрегез белән күреп кайтсагыз, тагын да яхшы булыр! «Сөембикә» сезне көтеп кала!

Фото: Аннар Арахамия

Галерея

Комментарий юк

Хәзер укыйлар