Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Зөлфәт Хәким турында ун кызыклы факт

1960 елның 11 августында Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. Опера җырчысы Рафаэль Сәхәбиев, шагыйрь Хәниф Хөснуллин, «Мунча ташы» театры артисты Гамил Әсхәдуллин да шушы авылдан. Депутат Разил Вәлиев һәм сәхнә остасы Алмаз Хәмзин да Шәңгәлче урта мәктәбендә укыган.

1960 елның 11 августында Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. Опера җырчысы Рафаэль Сәхәбиев, шагыйрь Хәниф Хөснуллин, «Мунча ташы» театры артисты Гамил Әсхәдуллин да шушы авылдан. Депутат Разил Вәлиев һәм сәхнә остасы Алмаз Хәмзин да Шәңгәлче урта мәктәбендә укыган.

Мәктәпне тәмамлап, армиягә киткәнче Зөлфәт Хәким Казанда Горбунов исемендәге заводта слесарь булып эшли. 

1982 елның язында аны Түбән Каманың «Төзүче» клубына сәнгать җитәкчесе итеп эшкә алалар. Пионерлар йортындагы әдәби студияне дә ул җитәкли. 

Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлап, инженер белгечлеге ала. 

1988–1989 елларда Татар дәүләт филармониясендә эшли, аннары К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт  драма һәм комедия театрында – әдәби бүлек мөдире, Татарстан Милли әдәбият һәм сәнгать музеенда әдәбият клубы һәм клуб каршындагы эстрада төркеме җитәкчесе вазыйфаларын башкара. 

1996 елда «Төнге сәяхәт» дип аталган беренче компакт-дискы дөнья күрә. Әйтүләренчә, әлеге альбом Швециядә яздырыла.

1992 елда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Зөлфәт Хәкимнең «Су буенда сөйгәнем» пьесасы куела. Моннан тыш, тамашачы аның «Кишер басуы» (шул исемдәге сатирик повестеннан эшләнгән инсценировка), «Җүләрләр йорты», «Карак», «Күрәзәче», «Мин төш күрдем», «Килә ява, килә ява», «Телсез күке», «Бит», «Мылтык» кебек әсәрләрен дә яратып кабул итә. «Телсез күке» спектаклен 2006 елны  Бөекбритания башкаласы Лондонда да күрсәтәләр.

«Татар радиосы» гимнының авторы –  Зөлфәт Хәким. 

«Гөнаһ» исемле романы авторның үзе тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителеп, «Трясина» исеме белән басылып чыга. 

Аны «татар барды» дип атыйлар, Адриано Челентанога охшаталар. Язучының үзенә «автор-башкаручы» дип әйтү күбрәк ошый. «Төп һөнәрем  язучы һәм драматург, –  ди ул. – Вакыт-вакыт үз шигырьләремә көй язам һәм үзем башкарам».

2009 елда «Телсез күке» драмасы өчен Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була. 

Классик язучылардан күңеленә иң якыны дип Достоевскийны саный.

2020 елда аңа Татарстанның халык язучысы исеме бирелә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар