Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетдинова гаиләсенә зур кайгы килгән

Татарстанның халык артисты Зөфәр Билаловның бертуган абыйсы мәрхүм булган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә.

 

– Их, Илдус абый! Гомерең шулай кыска булыр диеп уйламаган идек! 58 яшеңдә.....! Биш бертуган арасында ин сабыры, ин түземе, ин тырышы син идең! Концертлар белән Тубән Камага килгәндә нурлы йөзләреңне балкытып инде каршы алмассың, энекәш бездә генә кунарсыз димәссең, чәчәк бәйләмнәреңне күтәреп сәхнәгә чыкмассың....2020 елның 3 нче мартында сезгә кагылып чыккан идем.

«Энекәш, әйдә, истәлеккә фотога төшик әле, куптән төшкән юк бит синең белән!» -дидең. Ә ул минем синең белән соңгы фото булган икән. Шул тиклем тату булып үстек, матур итеп аралашып яшәдек! Бәгырьнең яртысын кисеп алды бу үлемең. Урының оҗмах түрләрендә булсын! Бәхил бул! – дип язган җырчы. 

Зөфәр әфәнденең зур кайгысын уртаклашабыз. Абыегызның урыны Оҗмахта булсын, үзегезгә сабырлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаһ күркәм сабырлыклар бирсен бу кайгыларны күтәрергә. Абыегызның урыны җәннәтләрә булсын.

    Хәзер укыйлар