Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Гүзәлия сихерли башлаган?

Җырчы, композитор Гүзәлиянең җырлары халыкны дәвалый башлаган. Алай гына да түгел, җырларында сихер бар, имеш. Бу хакта Гүзәлиянең үзенә әйткәннәр.

Җырчы, композитор Гүзәлиянең җырлары халыкны дәвалый башлаган. Алай гына да түгел, җырларында сихер бар, имеш. Бу хакта Гүзәлиянең үзенә әйткәннәр.

“Сезнең җырларыгыз үзенчәлекле, тынычландыра, авыр вакытта ярдәм итә,” - дип еш яза башладылар. Хәтта “җырларыгыз дәвалый, аларда ниндидер сихер, аерым бер энергетика бар”, - дип язучы хатын-кызлар да бар. Авыру кешеләр, тол хатыннар күп яза”, - дип сөйләде Интертатка Гүзәлия.

Моннан тыш, Гүзәлия белән дуэт җырларга теләүчеләр дә бихисап икән. “Көн саен диярлек Интернетка яшь егетләрдән хатлар килә. Алар минем белән дуэт җырларга тели. Ни өчен минем белән дуэт җырларга телиләрдер – анысын аңлап бетерә алмыйм. Аларның барысы да – яшь егетләр! Мин моңа шаккатам, гаҗәп хәл бит!” - ди җырчы.

Исегезгә төшерәбез, Гүзәлиянең яшь егетләр белән башкарган дуэтлары чыннан да бик популярлашып китә. Элвин Грей белән җырлаган “Яныңа агылам” җырыннан соң, бу ике җырчы да танылды. Җырның авторы – Гүзәлия үзе. Ә күптән түгел Гүзәлия җырчы Хәким белән яңа дуэт тәкъдим итте, хәзер ул да яшьләр арасында танылып килә. 

“Кайвакыт “Дуэтны үзегез тәкъдим итәсезме?” дип сорыйлар. Дөресен әйтәм, беркайчан да беркемгә дә дуэт җырлыйк әле, дип әйткәнем булмады. Илназ Баһка гына тәкъдим иттем, анысын да «Барс Медиа» киңәше белән. Башка егетләр-кызлар үзләре дуэт яздырырга тәкъдим итә”, - ди Гүзәлия. 







чыганак: http://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/yrchy-g-z-liya-sikherli-bashlagan/

Теги: Гүзәлия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар