Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Яңа ел бүләкләре: кышкы аяк киеме, мунча артында Кыш бабай...

Яңа елда бүләк алу – олы куаныч. Без җырчы-артистлардан алган бүләкләре турында сораштык.

Яңа елда бүләк алу – олы куаныч. Без җырчы-артистлардан алган бүләкләре турында сораштык.

Илфар Кәримов, «Болгар» радиосының баш мөхәррире: 7-8 нче сыйныфта укыган вакыт искә төште. Гадәттә, балачакта Кыш бабайдан  бүләк көтәсең. Иртән торуга чыршы төбен карарга йөгерәсең. 7 нче сыйныфта Кыш бабайга ышанмый идем инде, бүләкне дә әти-әни биргәнен белдем. Ул елны чыршы төбенә алар өр-яңа кышкы аяк киеме куйганнар иде. Ни өчендер бу бүләккә бик нык сөендем. Күрәсезме, күпме еллар үткән,  ә ул бүләкне һаман хәтерлим. Бер дә салмыйча киеп йөрдем шул аяк киемен. 

 


Ләйсән Фәйзуллина, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия  театры артисты: Миңа беркайчан да Яңа ел бүләге биргәннәре юк икән. Балачакта да Кыш бабайга ышанмадым. 1 нче сыйныфта укыган вакытта Кыш бабай килде безгә. Мин бик курыктым. Аннан соң аның әти икәнен белдем.  Шунда бөтен сер дә бетте: Кыш бабай – безнең әтиләр, бүләк алучылар әниләр икән!  Бер егет белән йөргәндә ул духи бүләк иткән иде. Аны да ныклап хәтерләмим. Бу сорауны биргәч, бик моңсу да булып китте әле.


Зәринә Вильданов, җырчы: Миңа 5-6 яшь булганда әбиемнәр өендә Яңа ел каршыладык. Әнием  ул кичне Кыш бабайны мунча артыннан эзләргә тәкъдим итте. Әле дә исемдә: урамда  шундый буран иде. Мунча артыннан ниндидер ялтыравыклы әйбер очып китте. Кыш бабай бүләкләрен калдырып очып китте, диделәр.  Мин шунда чаптым. Ә анда!  Томат согы, конфет, киндер-сюрприз, мандариннар.  Бу – могҗиза иде.


Азат Абитов, җырчы: Туган көнем Яңа ел үтеп, 14 көннән соң. Бүләкләрне шунда кабул итәм мин. Узган ел әти видеорегистратор  бүләк итте менә. Ә туган көнгә иң истә калган бүләк: мәктәпне тәмамлаган елны дуслар, җыелышып, тимераяк бүләк итте миңа. Бездә шугалак бар иде. Бик тә шунда шуасым килә иде. Дуслар хыялымны тормышка ашырды.  

 

Айназ Габидуллина, блогер: Иң зур бүләгем 2017  елда булды.  Яңа ел адыннан иремә операция ясадылар. Мин җиде айлык авырлы. Иремнең исән калуы гына кирәк иде.  Аның белән  кочаклашып, карындагы баланы сыйпап, Яңа ел каршы алу иң зур бәхет булды.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар