Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Яңа бәхәсме? Пиармы?

Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грей (Радик Юлъякшин) арасында янә бәхәс чыкты


Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грей (Радик Юлъякшин) арасында янә бәхәс
чыкты. Өлкән җырчы яшенә “баш миен кабызырга” киңәш итсә, яшь җырчы социаль
челтәрдә үзен нәрсәдә гаепләүләрен аңламавы турында язды.
Күптән түгел биргән әңгәмәсендә Салават Фәтхетдинов Элвин Грейның стадионнар
җыеп көч сынашырга тәкъдим итүенә карата:
– Өлкәннәрне хөрмәт итмичә, ничек шундый чакыру сүзләре ташларга мөмкин?
Бу бит бала-чагалык", - дип белдергән иде.
Озак та узмады Элвин Грей аңа социалҗ челтәр аша җавап бирде:
“Мин өлкәннәрне һәрвакыт хөрмәт иттем һәм хөрмәт итәчәкмен. Бигрәк тә Салават абый
кебек эстрада мэтрларын. Шуңа күрә хәбәр итәм: минем башым тәүлегенә 24 сәгать
буена эшли. Хәтта мин йоклаганда да. Коллегамның “Гафу үтенергә өйрәнсен” дигән
сүзләреннән соң бик озак уйландым. Салават абыйдан нәрсә өчен гафу үтенергә? Гадәттә
кешедән аңа карата дөрес гамәл кылмаганда гафу үтенәләр. Ә мин нәрсә эшләдем?
“Татарча болай җырларга ярамый” дигән нигезсез гаепләүгә каршы, мин бары тик аны
тамашачы хәл итәр, дип әйткән идем”, – ди Элвин Грей.
Инстаграмдагы шәхси битендә җырчы, бәлки эш “Уфтанма” һәм “Салкын чәй”
җырларындадыр, дип тә фаразлый. Һәм бу уңайдан авторлардан рөхсәт алуын хәбәр итә.
Социаль челтәрләрдә әлеге бәхәсне Салават концертлары алдыннан пиар гына булуы
мөмкин дип тә фаразлаучылар бар.

 

фото: kp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу пиарлардан туйдык бит инде. Ник халыкны аңгырага саныйсыз. Җитә инде үзара, янәсе "талашкан" булыргав. Базар хатыннарына әйләндегез , что Салаваты, что башкалары...

    Хәзер укыйлар