Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җәвит Шакиров турында коточкыч хәбәр таралган

Бу көннәрдә Татарстанның халык  артисты Җәвит Шакиров турында коточкыч хәбәр таратканнар.

 

Бу көннәрдә Татарстанның халык  артисты Җәвит Шакиров турында коточкыч хәбәр таратканнар. Аны “үлгән” дип чыгарганнар. Дүрт көн буена шалтыратуларга җавап биреп арып беткән Җәвит Шакиров инстаграмда видеомөрәҗәгать куярга мәҗбүр булган.

Хөрмәтле, дуслар, тамашачылар, кардәшләр! Менә бер дүрт көн инде телевон шалтыравыннан туктамый. “Башкортстанда “син үлгән” дип әйтәләр” – диләр. Бу сүзләргә ышанмагыз, – ди ул.

Әлеге “тузга язмаган” хәбәрләр якыннарына барып ирешкәнче, халыкны шул рәвешле кисәтеп куярга булган ул.

Мондый хәбәрне кем тараткандыр, гөнаһасы үзенә! Инде телефоннан җавап биреп арыдым! Яшәргә дә әле яшәргә исәп Ходай үзе белә күпме гомер язганын! Ярый бу хәбәрне ишеткәндә Зөлфия янда иде, шок хәлендә бик озак утырды! “Әгәрдә син өйдә булмыйча миңа шулай дип шалтыратсалар, үлгән булыр идем», – ди – дип язган ул видеомөрәҗәгать астына.

Уеннан уймак чыкмасын тагын, Алла сакласын. Мондый сүзләр таратканчы, кешенең якыннары турында уйлансак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер да кайгырмагыз,андый хабар исан Кеше турында таралса,ул Кеше озын гомерле була

    Хәзер укыйлар