Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Велосипедта йөргәндә җырчыны машина бәрдергән

Җырчы Вил Усмановның велосипедта йөрергә яратуы күпләргә мәгълүм...

 

 Җырчы Вил Усмановның велосипедта йөрергә яратуы күпләргә мәгълүм. Әмма бүген җырчыны күңелсезлек сагалап торган - аны машина бәрдергән. Бу хәл юлда баручы машинаның көпчәге шартлау аркасында барлыкка килгән. 
Вил Усманов үзенең социаль челтәрдәге битендә инде өйдә булуын, хәленең җайлана баруын хәбәр итә. 
Җырчының баш мие селкенгәнлеге дә билгеле.
Вил Усмановка саулык-сәламәтлек телибез! Юлларда сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар