Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Татуировка, кофта, җиләк... 14нче февральгә кем нәрсә бүләк иткән?

14нче февраль көнне социаль челтәрләр мәхәббәтле фотоларга күмелде. Гашыйклар көне белән котлап, кешеләр сөйгән ярлары белән төшкән фотоларын кертте. Ә без шундый кешеләрнең «күренә» торганнарына, ягъни артистларга шалтыратып, бу көнне ничек үткәрүләрен сораштык.

14нче февраль көнне социаль челтәрләр мәхәббәтле фотоларга күмелде. Гашыйклар көне белән котлап, кешеләр сөйгән ярлары белән төшкән фотоларын кертте. Ә без шундый кешеләрнең «күренә» торганнарына, ягъни артистларга шалтыратып, бу көнне ничек үткәрүләрен сораштык.


Инстаграмга иң оригиналь котлауны Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева керткәндер, мөгаен. Ул Гашыйклар көне уңаеннан... татуировка ясаткан! Аркасына ире Линарның исемен яздырган, йөрәк сурәте дә бар. Әллә нәрсә уйлый күрмәгез тагын, бу татуировка помада белән генә ясалган. Тик ул гадәти котлау гына түгел. Айгөл Бариева сер итеп кенә әйтте: бер төркем хатын-кыз җырчылар ирләргә багышланган клип төшереп ята икән, ә бу аркага язылган «мәхәббәт язуы» – шул клипның бер элементы. Дөрес, җырчыларның ирләре өчен бу клип сюрприз булачак, алар әле аның турында белми. Ә аркага язылган мәхәббәт аңлатуны гади котлау гына итеп кабул иткәннәр. Клип үзе 23нче февральгә әзер булып җитәргә тиеш, менә шул вакытта нинди бүләк икәнлеген беләчәкләр инде!



Җырчыга: «Ә ирегез сезне ничек котлады?» – дигән сорауны да бирдек. «Мин 14е көнне Апаста шигырь кичәсендә идем. Кайтышыма ирем өстәл әзерләп куйган, пешергән, тәмле әйберләр алган. Мине шулай матур итеп каршы алды. Балалар өйдә юк иде, ирем белән икәү генә бәйрәм иттек. Рәхәтләнеп ял иттем. Ирем белән 20 ел бергә инде без, хисләребез бер дә сүрелмәде», – дип сөйләде Айгөл Бариева.

Җырлы дуэт Зинира белән Ризат Рамазановлар Гашыйклар көнен бәйрәм иткәнме, бер-берсенә бүләккә нәрсә биргән икән, дип белешергә булдык. 14е көнне Зинира Инстаграмына Ризат белән бергә төшкән фотоларын куеп, «Яратам! Бәхетем минем!» дип язып куйган иде. Ә Ризат фото кертмәде. Әллә Гашыйклар көнен өнәп бетермиме, дип, үзенә шалтыраттык та. Ялгышканбыз икән. «Без бәйрәмнәрне яратабыз, аларның артыгы юк бит. Зинира белән очрашып йөргәндәге хисләрне дә яңартып торырга тырышабыз. Бер-беребезне Гашыйклар көне белән дә котладык. Зинира минем кием үлчәмнәрен сорашып йөргән иде, 14е көнне иртән бик матур кофта бүләк итте. Яз җиткәч киярсең, диде. Бик ошаттым. Ә Зинира үзе бакча җиләген (виктория) үлеп ярата. Шуңа күрә 14е көнне аңа да, кызыбызга да шоколадлы җиләкле бәйләм бүләк иттем. Зинирам бик сөенде, мондыйны ашаган юк иде әле, диде. Ә кич белән «Изге Вәли» дискотекасында җырладык – халык белән бергәләп бәйрәм иттек», – дип сөйләде Ризат.

#ризатзинирарамазановлар

Ә танылган алып баручы Булат Бәйрәмовка хатыны җырчы Ләйсән Гыймаева бүләкне соңрак – май аенда ясаячак. Шушы көннәрдә генә иҗади пар өченче балаларын көтүен хәбәр итте. Бәләкәч май аенда дөньяга килергә тиеш. Гашыйклар көненә генә түгел, гомер буена җитәрлек бүләк булачак инде бу мәхәббәт җимеше!

Картинки по запросу булат байрамов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар