“ТатМузТВ” 4нче тапкыр премия өләшә

- Быел рекордлар сезоны! “ТатМузТВ” премиясен тапшыру тантанасында 45 номинация, 48 номер, 55 җырчы, 10 дуэт булачак, - дип игълан итте оештыручылар .
Әлеге 6 сәгатьлек грандиоз тамаша 23 мартта гадәттәгечә Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак.
Кызыл келәм дә, юмор да, күпмедер дәрәҗәдә интригалар да булачак. Тик бу юлы кызыл келәм урамнан ук түгел, ул “Пирамида”ның эченә түшәләчәк, чөнки язгы суыкта артистлар матур күлмәкләре өстеннән пальто, курткалар киеп үтәргә мәҗбүр була һәм кыйммәтле, затлы күлмәк-костюмнары күренми кала икән.
“Барс Медиа” ширкәтенең башкарма директоры Динә Гәрәева әйтүенчә, ТMTV премиясе яшь җырчыларга стартап бирү өчен дә кирәк. “Бүгенге эстрадада җырчылар күп димәгез, бу тенденциягә, киресенчә, уңай карарга кирәк”, - диде ул журналистлар белән очрашу вакытында.
Журналистлар белән очрашу “Корстон”дагы бер барда узды, ул гадәттәгедән аерылып торды. Беренче өлешендә оештыручылар тамаша турында мәгълүматлар бирде, икенче өлешен интреактив форматка кордылар.
Быелгы тамашаның режиссеры - “ТатМузТВ” каналының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов. Бу аның дебют эше. Сценарий авторы – Рамил Шәрәфиев. Алып баручылар да алты: Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Рамиль Шәрәфиев, Иркә, Айрат Ильясов, Рамиль Шарапов.
“Бу республика күләмендәге та-ма-ша, - диде Гөлназ Сәфәрова. - Без экспериментлардан курыкмыйбыз. Һәр елны тамашага нинди дә булса бер мәгънә өстибез. Быел исә эстраданың тылын – композиторларны, текст авторларын сәхнәгә чыгарачакбыз. Шәп булачак! дип йөз процент ышанып әйтә алабыз. Бу чын мәгънәсендәге шоу - мин бу сүздән курыкмыйм һәм ул истә калачак”.
Очрашуның интреактив өлешендә журналистлар һәм номинантларның кайберләреннән (Гүзәлем Һәм Салават Миңнеханов, Вадим Захаров, Ландыш Нигъмәтҗанова, Алсу Әбельханова, Рамиль Шарапов) торган командалардан “Җырлаоке” форматына охшашлы ярыш оештырылды. Өч турда да татар эстрадасының җырларын һәм җырчыларын танырга кирәк иде. Журналистлар командасы кайберләрен белгән, кайберләрен танымаган өчен җиңде. Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
фото: Салават Камалетдинов
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
23 март 2023 - 13:58Без имениАлла сакласын мондый язмышлар.Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.