Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Татар театры йолдызы Рауза ХӘЙРЕТДИНОВА: Урамнарга бик чыгып йөри алмасам да, дөнья хәлләрен белешеп торам

Татар бәгырендә мәңге сакланчак Галиябану, Мәйсәрә һ.б йөзләгән образлары белән тарихка кереп калган Рауза Хәйретдинова тиздән 90 яшьлеген бәйрәм итәчәк.

Татар бәгырендә мәңге сакланчак Галиябану, Мәйсәрә һ.б йөзләгән образлары белән тарихка кереп калган Рауза Хәйретдинова тиздән 90 яшьлеген бәйрәм итәчәк. Көр күңелле, җор сүзле, моңлы тавышлы, Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисты гомер буе татар сәхнәсенә тугрылык саклады. 60 елга якын иҗат дәверендә йөздән артык төрле характердагы рольләр башкарды. 

Татарда мәхәббәт алиһәсе саналган Галиябану ролен генә дә ул 10 елга якын җырлап уйнаган. 15 елга якын алыштыргысыз моңлы Мәйсәрәбез буларак, тамашачыга сәнгать шатлыгы өләште. Сөекле ире Нуретдин белән тормыш корып җибәргәннәренә дә 65 ел. Гомер көзләрен тигезлектә каршы алып, уллары Марат, килене һәм ике оныгының игелеген күреп яшиләр.

 

 Күптән түгел генә легендар артистның өендә кунакта булып кайттык. Нуретдин абыйның да, Рауза апаның да гөрләшеп яшәүләрен үз күзләребез белән күрдек, сокландык.

“Урамнарга бик чыгып йөри алмасам да, дөнья хәлләрен белешеп торам. Хәзер инде бар нәрсәне телевизордан карап барам. Дөнья хәлләре турында бар мәгълүматны шуннан алам, төнге 2, 3 ләрдә генә йокыга китәм. Олы яшемдә булсам да, сәнгать кызыксындыра бит. Бигрәк тә үзем эшләгән театр яңалыкларыннан хәбәдар булырга тырышам. Үзләре дә мине онытмыйлар, рәхмәт аларга”, - дип елмаеп каршы алды ул безне. Сорауларыбызга да бик теләп рәхәтләнеп җавап бирде.

 
 фото интернет челтәреннән                                                              

 

“Образларымны шул чор тәртипләре буенча башкара идем”

- Сез гомер буе сәхнәдә җырлы рольләр уйнадыгыз, татарның бәгыренә кереп кала торган милли образлар тудырдыгыз. Бүгенге көн Галиябану, Мәйсәрәләрне дә күзәтә торгансыздыр. Канәгатьме сез алардан? Татар кызлары образын тиешле дәрәҗәдә башкара алалармы?

- Карыйм, бик каты тәнкыйть аша карыйм. Кайбер урыннарда коры тавыш белән генә “җиббәрәләр”! Ә йөрәк юк! Моң юк! Коры акыруга кайтып кала. Һәр сүзнең мәгънәсе барлыгын да истән чыгармаска кирәк бит әле. Кайберәүләре сулыш та ала белмиләр. Пауза тота белмиләр. Татар көйләре бормалары белән үзенчәлекле, шул бормаларны алып бетермиләр. Ансат кына, диплом алып кына артист булып булмый. Кешенең тырышлыгы кирәк. Театрда “Зәңгәр шәл”дә Мәйсәрә ролен унбиш ел башкардым, дүрт Булатны (Азат Аббасов, Айрат Арсланов, Мәсгут Имашев, Наил Әюпов) алыштырдым. Галиябануны да ун ел уйнадым. Мәйсәрәне, Галиябануларны уйнаганда, алар минем яшьтәшләрем иде. Ул вакытта күңелең дә, йөрәгең дә алар фикере белән аваздаш була, ясалма булып чыкмый. Уйныйм әле, дип түгел, образны йөрәктән чыгарып уйныйсың. Галиябану, Мәйсәрә, Мөршидә образлары шул вакыттагы хатын-кызларның үз-үзләрен тотышын чагылдырырга тиеш. Алар хәзерге яшьләр кебек, “комсомолка Гөлсара” шикелле, сикереп йөреп уйналмый. Элеккеге татар кызлары ике катлы яулык япкан, көлгән вакытта да авызны куллары белән томалаганнар, кычкырып сөйләшмәгәннәр. Ирләрнең яныннан түгел, аларны урап уза торган булганнар. Мин образларымны шул чорлардагы тәртипләр буенча башкара идем. Татар хатын-кызының ниндилеген уйнап күрсәтергә тырыштым. Чөнки, аз булса да, ул заманнарны үзем күреп калган кеше. Безнең авылга - күршегә килен булып төшкән Гөлнаһар апаны әле дә хәтерлим. Югары Ырга авылында яшәгән вакытым. Сәке өстәл вазифасын да, йокы урынын да үти иде бит. Ул апа уртак табактан ризыкланганда каенатайга битен күрсәтми генә ашый иде. Әле хәзер дә аптырыйм: менә нинди булган безнең татар кызлары! Су алып кайтканда юлында ирләр очраса, ул икенче яктан урап уза торган булган. Утызынчы елларда әтиләрнең ничек укытып йөрүләрен, газаплы тормышларын күргән кеше бит мин. Хәзерге яшьләр ул газапларның бармак очы хәтлесен дә күрмәгән, күрергә язмасын да инде. Иң мөһиме: яшьләрнең укымаулары борчый, күбесе бернәрсә белән кызыксынмыйлар да. Укысалар-белсәләр, узган тормышны тасвирлаган рольләрне икенче төслерәк башкарырлар иде дип уйлыйм. Кычкырмый гына, күзләрен акайтмыйча, артык сикермичә генә уйнамыйлар шул. Ул заманнарда теш карасы дигән әйбер бар иде. Ак тешне күрсәтмәгән заманнарны беләм әле мин. Тормыштагы хәлләр бу! Сәхнәдән дә шул чорны күрсәтергә тиеш без. Аны әкият итеп карарга кирәкми, ул - безнең тарихыбыз. Хәзер элеккеге әсәрләрне заманчалаштырып куялар - мин моның белән килешмим һәм дөрес түгел дип саныйм. Драматург шул заманны язганмы - шулай сәхнәдән күрсәтелергә тиеш тә!

Соңга таба мине характерлы образларга күчерә башладылар. Араларында комедиясе дә, трагедиясе дә булды. Хәзер инде җырлый алмыйм, катлаулы 5-6 операция кичерергә туры килде. Тавыш ярыларым беткән инде хәзер.

фото интернет челтәреннән 

Сез татар театрына сугыштан соңгы катлаулы, авыр чорда килгәнсез. 1946 елда беркемгә дә җиңел булмагандыр...

 - Олы театрны тудырган кешеләр белән бергә эшләргә насыйп булды миңа. 60 елга якын татар сәхнәсендә иҗат итү чорында легендар сәхнә йолдызлары Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Гөлсем Болгарская, Гөлсем Камская, Галия Булатова, Галия Нигъматуллина, Галимә Ибраһимова һ.б. театрның җәүһәрләре иде. Шулар арасына килеп кердем мин, алар бик ярдәм иттеләр. Ибраһим абый Гафуров бик шәп артист иде. Менә шундый шәхес-артистлар белән партнер булып сәхнәдә уйный башладым. Дэллюс Ильясовны һич онытасым юк. Еш кына минем яратып йөргән егет образын башкара иде.Ибраһим Гафуров, Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Наил Әюпов, Вәкил Закиров, Әзһәр Шакиров һ.б. белән сәхнә откан чакларымны һаман да җылы хисләр белән искә алам. 

Лаеклы ялга җибәрелгәннән соң да, без “Инсаният” труппасында  Рәшидә апа Җиһаншиналар белән гөрләтеп эшләдек әле. Быел Р.Җиһаншинага да 100 яшь тулган булыр иде. Шәп оештыручы да иде. Үзе дә пьесалар язды: “Сөйдергеч бөтие”, “Улларым”, “Көтелмәгән кунак”, “Кодагыйлар”...    

 

Әле хәзер дә Нуретдин абыйга җырлый торгансыздыр?

- Ой, ничек кенә әле, төрле характердагы партияләр башкарырга туры килә (елмая). Ир белән хатын булгач, барысы да булгалый. Җырлаган чаклар да, елаган чаклар да. Хәзер инде элекеге кебек җир җимертеп йөреп булмый, өй эшләрен башкару да авыр, аркам авырта, кан басымы да үзен еш сиздерә. Барысы да Нуретдин өстендә. Базарга баруны да, йорт эшләрен дә ул кайгырта.

 

Авыл кызын өнәп бетермәсәләр дә, җебеп тормадым”

 - Күз тимәсен, сез артист буларак та, хатын-кыз буларак та бик бәхетле. Сәхнәдә кайбер артистлар хыялланырга да җөрьәт итмәгән рольләр башкаргансыз, 60 елдан артык янәшәгездә “Рауза, Рауза”, - дип кенә өзгәләнеп торучы ирегез, улыгыз, оныкларыгыз бар. Аллаһы Тәгалә сезгә бәрәкәтле тормыш биргән. Мөхтәрәм яшьтә булсагыз да, аек акылдан, күңел көрлегеннән аермаган...

- Аллага шөкер, бик бәхетле мин. Бик тырыш идем, һәрнәрсәне күзәтеп тордым. Театрда төрле кешеләр булды, катлаулылары белән дә очрашырга туры килде. Мәскәүдән укып кайтканнарның, авылдан килгән кызны өнәп тә бетермәгән вакытлары булды... Алар уйнаган рольне мин башкара алам, мин уйнаганны алар булдыра алмый.  Туктаусыз роль биреп тордылар, сәхнә артыннан кеше өчен дә җырладым. Халык яраткан геройларны уйнадым, төрле концертларда да чыгыш ясый торган идем. Хәтта Зифа Басыйровалар белән бер сәхнәдә җырладым. Шунысы кызганыч: ул чыгышларны видеоларга яздырып калдыру җае булмаган. Заманында татарча театр әсәрләре җитешмәде, шуңа күрә артистлар концерт куя торган иде. Тамашачы образларымны да, җырларымны да яратып кабул итте. Әле хәзер дә рәхмәт әйтеп, соклануларын белдереп китәләр, күңелем тулып куя.

Нуретдин - ул минем Аллаһыдан бирелгән олы бәхетем. Югары Ырга авылында ике чишмә бар иде. Шуларның берсен “Нури” чишмәсе дип йөрттеләр. Шул чишмәдән су алып кайткан чакларда, өлкәннәр һәм әнием кушканча, Ходайдан бәхет сорый-сорый кайта торган идем.  Теләкләрем Аллаһы Тәгаләнең “амин” дигән сәгатенә туры килгән күрәсең. Үсмер чакларымда бик зур авырлыклар кичерсәм дә, тора-бара үз бәхетемне таптым. Нури чишмәсенең сулары минем өчен гомерлек шифа булды. 
 

“Нуретдиннымнан уңдым”

 - Мәхәббәтегез көчле булган ахырысы. “Дүрт Булатны алыштырып” сәхнә тоткан чакларыгызда да Нуретдин абый түздеме?

- Булатларның да ниндиләре иде! Барысы да - асыл егетләр. Азат Аббасов, Айрат Арсланов, Наил Әюпов, Мәсгут Имашев. Минем Булатларым арасыннан бер Имашев кына исән.  Төрле чаклар булды. Мин тиз кызам, тиз суынам. Ул акрын кыза, акрын суына. Ун көнгә кадәр сөйләшми йөргән чаклары булды. Көнләшү мәсьәләсендә сиздергәне булмады. Галиябану, Мәйсәрәләрне уйнаган чагында миңа егетләрдән кочак-кочак хатлар килә, сүз катучылар күп. Нурида көнләшү дигән гадәт булмады, чөнки ул комсомол секретаре булып эшләгәндә, театрга яшь тамашачылар алып килгәнлектән, театр дөньясын эчтән белә. Минем роль башкаруымны да аңлап эш итә иде. Фәнис Яруллинның “Әнә килә автомобиль” спектаклендә иремне Равил Шәрәфиев уйный, роль буенча мин аның алдына менеп утырырга тиеш. Ничектер берсендә мин Шәрәфиевның алдына менеп утырмыйча гына уйнаганмын, өйгә кайткач эләкте үземә - Нуретдиным бирде кирәкне! “Нишләп әле син иреңнең алдына менеп кочакламадың?” – ди. Нури акчаны өйгә кайтара иде, нәрсә теләсәм, шуны алдым - сүз әйтмәде. Студентлар белән чыгып китеп тә, акча эшләп кайта иде. Мине матур итеп киендерергә тырышты. Театрда иң матур киенүче дә мин булганмындыр. Хәзер инде Аллага шөкер - бер-беребезне белеп бетердек шикелле.

фото интернет челтәреннән

 Рауза апа, театрда көнләшүсез булмыйдыр, җитмәсә, сез төп рольләрне, җырлы матур рольләрне генә уйнагансыз бит әле...

 - Күп очракта андый күренешләрне күрмәмешкә салыша идем. Көнләшү, әлбәттә, театрда бар, ансыз булмый торгандыр инде. Мин бит - авыл кызы, нечкәләнеп тора белмәдем: кешенең күзенә туры карап, битенә бәреп әйтә торган идем. Шуңа күрә, минем белән бик булыша алмадылар. Мәскәүдән укып кайткан ГИТИСчылар – Гәүһәр Камалова, Шәхсәнәм Әсфәндияровалар һ.б арасында мин - авылдан килгән кыз бала героинялар уйный башламасынмы? Көнләштеләр, әлбәттә. Бервакыт сәхнәгә чыгарга әзерләнәбез, мин - Мәйсәрә ролендә. Спектакльләребез әле иске бинабызда (хәзерге К.Тинчурин театрында - бөтен яхшы рольләрем һәм яшьлегем шушы бинада узды) уйнала иде. Сәхнәгә чыгар минут җитте – баш яулыгым юк кына бит! Костюмер эзли, таба алмый. Карасак, Гәүһәр апаның башында минем яулык. Башыннан тартып алып, миңа китереп бирделәр. Ә инде нервылар кузгалып куя!.. Андый чакта вак-төякләр дә тәэсир итә бит. Театрдагы андый хәлләр турында яза башласаң, өч томлы китап язарга була, акыллым. Тик мин гайбәтләргә кушылырга беркайчан да яратмадым.


“Тормыш авырлыкларын елмаеп уздырырга тырыштым”

 Ә моң сәләте кайдан килде икән сезгә, Рауза апа?

 - Минем әнкәй – Бибисара - бик шәп җырлый торган иде, әтием Котдус - гармунчы. Кечкенәдән артист булырга хыялландым. Авыл клубларында биш яшемнән җырлый, бии торган идем инде. Шөкер, хыялым тулысынча тормышка ашты, моңа мең шөкерләр кылам!

 - Тамашачы, укучыларга теләкләрегезне дә җиткерик инде.

-       Адәм баласына шундый бер сыйфат хас: олыгая барган саен, ул үзенең үткән тормышын сагынып искә ала. Җае туры килгән саен, яшьлек хатирәләрен кемгәдер сөйлисе, күңелдәге уй-хисләрне бушатасы килә. Алтмыш елга якын сәхнәдә йөзләгән роль башкардым. Аларның барысы да күңелемә якын. Тамашачы күңеленә барып җитте. Истәлек-хатирәләремне барлап ике китап әзерләдем, аларны да халык яратып кабул итте. Сөекле тамашачыма теләгем шул: театрны яратсыннар, спектакльләргә йөрсеннәр. Театр – үлемсез сәнгать ул! Тормыш авырлыкларын көлеп үткәрергә тырышыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар