Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Татар радиосы» кунакка дәште! 

Күптән мондый матур тамаша караганым юк иде инде!  Белсәгез иде нинди күңелле бәйрәмгә эләккәнемне!..  Тәүлек буе эшләп килүче «Татар радиосы»ның туган көне шаулап-гөрләп «Пирамида»да үтте.  

 

Күптән мондый матур тамаша караганым юк иде инде!  Белсәгез иде нинди күңелле бәйрәмгә эләккәнемне!..  Тәүлек буе эшләп килүче «Татар радиосы»ның туган көне шаулап-гөрләп «Пирамида»да үтте.   

Шундый рәхәт атмосфера! Сәхнә 4 сәгатькә якын радиоэфирга әверелде. Импровизацион «туры эфир» яраткан диджейларны, популяр башкаручыларны, супер хитларны берләштергән иде. Шәп алып баручылар! Үзләре әйтмешли, җанлы тавыш! Сагындырган җырлар! Халык яратып кабул итә торган җырчылар!...   

Концерт башланганчы «Сөембикә» журналының ролигын әйләндереп торулары да күңелгә хуш килде. (Ә зал шыгрым тулы!) Апалар, ханымнар кулында «Сөембикә» саннарын күреп тә сөендем. 

Диджейлар – Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров, Айсылу Лерон белән Рамил Шәрәфиев. Килеш-килбәтләре матур, янып торалар, шундый кызык итеп сөйлиләр, алардагы юмор!.. «Бездә яңалык!», дип, игътибарны экраннарга юнәлттеләр. «Зәңгәр шәл» дән өзек, «Булат кайткан, бүләк алып кайткан...» җырын... «Зөлфәт кайткан» дип җырлыйлар! Һәм... Зөлфәт Зиннуров чыга! Ул 12 елдан соң кабат «Татар радиосы»на әйләнеп кайткан икән! Тамаша тагын да ямьләнеп китә. 

Җырчылар... Алар турында аерым сөйлисе килә! Иң беренче булып Әнвәр Нургалиев җырлап, тамашачыны рәхәт бер дулкынга көйләде дә, шул позитивта  һәр артистны үз итеп, якын итеп кабул итә дә башладык. Алсу Әбелханова, Салават Миңнеханов белән Гүзәлем, Алинә Даутова, Радик Яруллин белән Айрат Сафин... Әле менә исемнәрен искә төшереп утырам... Ландыш Нигъмәтҗанова (моңарчы кыска итәктән күрергә күнеккән Ландыш клеш итәкле, эре чәчәкле искиткеч күлмәктән иде! Шундый килешә үзенә!), Илсаф, Чәчкә, Айгөл Рәхимова, Эльмира Сөләйманова... Филүс Каһировны бик яраталар! Эльмира Кәлимуллина ретро җыр – «Керфекләрең синең нигә кара?»ны сайлаган. Аны озак алкышладылар! Үзе дә, җыры да җаннарны иркәләде! Легендар җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның сәхнәгә чыгуы һәрчак бәйрәм инде! Җырлары да, тамашачы белән яратып, үз итеп аралашуы да – тансык, сагындырган. Ул Илһам Шәриф белән дуэт җырлады. Элвин Грэй чыгышы гадәттәгечә чып-чын фурорга әйләнде! Тагын кемнәр җырлады соң әле?.. Ә, әйе, Булат Нигъмәтуллин, Илдар Әхмәтов, Ләйсән Гыймаева... Гүзәл Уразованы чәчәкләргә күмделәр! Ул, шаяртып та, сөенеп тә: «Акчагызны әрәм итеп инде...» – дип сөйләнә. «Балачакта ук Салават абый Фәтхетдинов, Айдар абый Галимов, Хәния апа Фәрхи кассеталарындагы җырларны яратып тыңлый һәм шулар белән бер сәхнәдә янәшә басып торырга иде дип хыяллана идем» – дип искә төшерә Гүзәл һәм сюрприз ясый: сәхнәгә Айдар Галимовны чакырып чыгара! Икәүләп «Җырлыйм туган якта» җырын башкаралар. Роберт Миңнуллин белән Илгиз Закиров иҗат иткән җыр. 

Ничек ташлап китим, ничик ятим итим 

Сөн буенда үскән талларны...           

Зал аларга кушыла: 

Җырлыйм туган якта, 

Җырлыйм сезнең хакта...   

«Татар радиосы» туган көн чын шоу булды әнә шулай! 

... Концерттан таралганда, бәйрәмдә яңгыраган җырлар машиналардан ишетелә башлады. Кичке Казан «Татар радиосы» хозурында иде! 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар