Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Татар кызы Эльбрусны яулаган! 

Милләттәшебез – Иделия Макарова Эльбруска менгән! Иделия – композитор Марс Макаров кызы. Шактый еллар инде Америкада яши.  Инстаграмнан аның битен күзәтеп барганнар хәбәрдар, ул моннан бер атна элек Эльбруска менү идеясе белән уртаклашты. 

Милләттәшебез – Иделия Эльбруска менгән! Иделия – композитор Марс Макаров кызы. Шактый еллар инде Америкада яши. 
Инстаграмнан аның битен күзәтеп барганнар хәбәрдар, ул моннан бер атна элек Эльбруска менү идеясе белән уртаклашты. 
Бу идея төнге күккә карап ятканда туды. Йолдызларга якынрак буласы килде. Күз алдымда – тау битләре, чатырлар, йолдызлы ап-аяз күк. Нәкъ шул көннәрдә якын дустым үзенең Эльбруска менәргә теләвен әйтте. Менә ул! Һич икеләнмичә, мин дә турга язылдым. Эльбрустан ике тапкырга биегрәк Эверест түгел бит ул, дип уйладым. Эверест 12000 метр, ә Эльбрус 5642 метр гына, имеш. Буталганмын. Эверест Эльбрустан 3000 метрга гына биегрәк икән. Хәер, аның анысы да аз түгел. Нәтиҗәдә, дустым бара алмады.
Тауларга менү хыялы миндә күптән яши инде. Андый фотоларны, видеоларны бик кызыксынып карый идем. Тауларда синең бөтен эчке дөньяң ачыла, диләр. Тауга менү минем өчен Илаһка якынаюга тагын бер адым да булып тоелды. 


...Бүген Пастухова кыясына – 4700 метрга мендек. Бу... ухххх! Тауга үрмәләү тәҗрибәсе булмаган минем өчен бик читен булды, аеруча текә урыннарда. Ярты юлны зомби кебек үттем, берни тоймадым. Аннан чак төштем. Җитмәсә, бер эссе, бер салкын. Киемнәр сыгып алырлык була. Аннары салкын җил өтә. 12 ел буена тропикларда яшәвемне беләсез. Мондыйга түзүе кыен.
Зиһенемне тупларга тырышып утырам. Бәлки, җитәрдер? Пульс актык чигендә, мускуллар тыңламый, көчем калмады... Пастухова кыясы – 4700 метр, бу уңышка ирештем бит инде. 

...Иртәгә Эльбруска менә торган көн. Анда менүнең ике юлы барлыгын белә идегезме? Менә ни өчен Эльбруска шулкадәр кеше менә икән ул! Ә мин алар шундый чыдам микәнни, дип уйлый идем. Ничек??? Вау! Менә хәзер аңладым инде. Шәп бит!
Беренче вариант. Ратрак сине 5100 биеклегендә тау итәгендә калдырып китә дә, калган 542 метрны үзең менәсең. Тау түбәсенә кадәр менү ихтималы зур. Катлаулы участок булса да, синең аны үтәрлек көчең бар. Гәрчә 5000 метрдан соң кислород кытлыгы үзен бик нык сиздерә, аяк-куллар тыңламый, гәүдә буйсынмый, галлюцинация башлана, укшыта, көчле җил, салкын... Тау түбәсенә менү якынча 6 сәгатькә сузыла. Бу бик авыр! 
Икенче вариант: лагерьдан ук үзең җәяүләп менәсең. Бу юл 14–16 сәгать тирәсе. Катлаулы участокка килеп җиткәндә җеп өзәрлек тә хәлең калмаган була һәм тау түбәсенә кадәр күтәрелә алу ихтималың бик аз.  Бу әле һава торышын исәпкә алмаганда. Тауларда ул берничә минут эчендә үзгәрергә мөмкин. Андый очракта тауга бөтенләй дә менә алмавың мөмкин. Шуңа күрә тауга сәгать уникегә кадәр, җил-давыл башланганчы менәргә кирәк. Тауга үзләре менүчеләр кичке сигездән үк юлга чыга. Бу – йокы туймау дигән сүз (көндез йоклап алмасаң, билгеле). Икенче вариантны сайласаң, сертификат һәм Россия Федерациясе альпинисты билгесе бирелә.

...Тау түбәсендә басып торам! Мин икенче вариантны сайладым. Тауга тулысынча үзем күтәрелдем. Безнең төркемнән моңа ике егет һәм... мин генә ризалаштым. Без кичке 10 да кузгалдык. Тауга күтәрелү 12 сәгатькә сузылды. Үз гомеремдә моның кадәр үк авырлыкка тарыганым юк иде әле. Гаять күп көч түгәргә туры килде, моңарчы беркайчан да болай көчәнгәнем булмады минем. 


Шунда ук кисәтеп куям – рекламага һәм минем күңелле сторизларыма алданмагыз. Бу бик катлаулы һәм бик куркыныч. Никадәр икәнен күз алдына да китерә алмыйсыз! Бу хакта беркем дә чын дөресен әйтмәячәк. Бу тәмам таушалдыра. Мин инде сузылып ятып, шунда үлеп калырга әзер идем. Йөрәгем чыдамас, дидем. Тәнемә рәхмәт, мин аны шулкадәр чыдамдыр дип уйламадым да. Бүтән аны болай азапламам.
Соңыннан гид үзе сөйләде, бу – шундый маркетинг алымы икән. Кешеләр укшый, акылдан яза, тауларда катып үлә, дип, берәү дә яза алмый бит. 

Миңа бирешергә ирек куймаган, авыр рюкзагымны сөйрәшкән төркемебез егетләренә зур рәхмәт. Йокы туймау да үзенекен иткәндер. Гадәти сәламәтлеккә ия нормаль кешеләр анда менәргә тиеш түгел! Үзегезне психик һәм физик яктан сынарга бик тә телисез икән – әзерләнегез! Бик җитди әзерләнегез, чыдамлыгыгызны максимумга җиткезгәнчегә кадәр! 
Тауга менәсегез килсә, 3000 метрга кадәрге яшел тауларны сайлагыз. Миңа, мәсәлән, Чегет бик ошады. 

Эльбруска менгәндә безгә һава торышы да бик уңайсыз булды. Буран чыгып, хәлне тагын да авырайтты. Без үлем белән яшәү арасында идек. Ратракка утырып кына менүчеләргә җиңелрәк, билгеле. Ләкин барыбер аларга да бик зур көч куярга кирәк. Чөнки бик катлаулы участокны узасы бар. Җил сине упкынга алып очырырга мөмкин. Безнең кызлар кире борылды һәм дөрес эшләделәр. Ә мин бик зур сабак алдым: беренче чиратта үзеңне һәм сәламәтлегеңне уйларга кирәк икән. 

Кичергәннәремнән әле дә айный алмыйм. Аның каравы, Европа һәм Россиянең иң биек ноктасында булдым, дип әйтә алам! Мине үзенә кабул иткәне өчен Эльбруска рәхмәт! Бәлки, соңрак мин бу тәҗрибәне башкачарак кабул итәрмен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар