Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Танылган хоккейчы Павел Буреның хатыны Чаллыдан?!

Танылган «Рус ракетасы» Павел Буре тормышында бар уңышка да ирешкән кебек: ул НХЛ тарихындагы 100 иң шәп уенчы исемлегендә, хәзер бәхетле гаилә башлыгы. Хоккей карьерасын тәмамлаганнан соң НХЛда уйнаган Павел Россиягә кайта һәм америка гражданлыгыннан баш тарта. 38 яшендә генә өйләнә. Хатыны - татар кызы.


Танылган «Рус ракетасы» Павел Буре тормышында бар уңышка да ирешкән кебек: ул НХЛ тарихындагы 100 иң шәп уенчы исемлегендә, хәзер бәхетле гаилә башлыгы. Хоккей карьерасын тәмамлаганнан соң НХЛда уйнаган Павел Россиягә кайта һәм америка гражданлыгыннан баш тарта. 38 яшендә генә өйләнә. Хатыны - татар кызы. 


Алинә Хәсәнова Чаллы кызы. Әтисе «КАМАЗ» концерны директор урынбасары була. Мәктәпне тәмамлаганнан соң аның гаиләсе Мәскәүгә күченә. Алинә Плеханов исемендәге институтка халыкара мөнәсәбәтләр факультетына укырга керә. Булачак ире Павел Буре белән ул 19 яшендә Төркиядә таныша. Павел анда ял итәргә, ә Алинә Төркия ягы чакыру буенча кунакханә ачылышына әти-әнисе белән килгән була.

Павел Алинәгә гашыйк була. Аны яшь аралары 15 яшь булу да куркытмый. Алинәнең мәхәббәтен элеккеге хоккейчы бик озак яулый. Гаиләләре белән танышу яшьләрне якынайта. Алинә Лондонга укырга киткәч Павелны яратуын аңлый һәм алар 2008 елда Майамида туй ясыйлар. Бер елдан соң туйларын тагын бер кат Мәскәүдә үткәрәләр. Павел кәләшенә Бентли бүләк итә.

2013 елда Алинә белән Павелның уллары Павел туа. 2015 елда кызлары Палина дөньяга килә. 2018 елда күпбалалы гаиләгә әйләнәләр: кызлары Анастасия туа. Алинә белән Павел үзләрен тулысынча гаиләгә багышлап, Мәскәү читендәге шәхси йортларында гомер итәләр. Павел хәзер төнге хоккей лигасын кураторлык итә, хәйрия турнирлары оештыра, спорт каналларында эксперт буларак чыгыш ясый. «Ник тренерлык белән белән шөгыльләнмисең?» дигән сорауга ул: «Тренерлык эшен тәүлек дәвамында алып барырга кирәк. Ә минем өемдә хатыным берсеннән-берсе кечкенә балалар белән. Аңа ярдәм итәргә кирәк», – дигән ул. 

фото hellomagazene.com cайтыннан алынды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар