Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Салават Фәтхетдиновтан он-лайн концерт

​​​​​​​Бүген, 25 март көнне кичке 19 сәгатьтә Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов беренче тапкыр онлайн-концерт уздыра.

Бүген, 25 март көнне кичке 19 сәгатьтә Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов беренче тапкыр онлайн-концерт уздыра.

Татарстан Президенты популяр татар артистларының кешелеклелек инициативасын – коронавирус аркасында карантинда утыручы ватандашларыбызны, дөнья буйлап таралган җанатарларын шатландыру өчен он-лайн чыгыш ясауларын хуплап, анонс ясады. «Артистларыбызның бу тәкъдимен мин бик хуплыйм, шәп фикер булган бу!» – дип язган ул үзенең инстаграм-аккаунтында.

Әлеге идеяне Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Диларә Ваһапова, Ришат Төхвәтуллиннар да хуплады. Артистлар хәзер позитив тәэсирләр һәм аралашуга мохтаҗ булучыларның күңелен күтәрү өчен туры эфирда берничә «квартирник» үткәрергә булган. Алар татарстанлыларны гына түгел, бөтен дөнья буйлап таралып яшәүче милләттәшләребезне дә туры трансляциягә кушылырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар