Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рөстәм Гайзуллиннарның Сөембикә исемле кызлары бар

«Тормыш чәчәгем Альбина күптән тели иде. Хыялы чынга ашты», – дип безнең белән шатлыгын бүлеште актер.

«Тормыш чәчәгем Альбина күптән тели иде. Хыялы чынга ашты», – дип, безнең белән шатлыгын бүлеште актер.

Яңа ел – бүләкләр бирешү чоры.  Бүләк кабул итүгә караганда, бүләк ясарга яратам. Бу минем өчен бик мөһим. Йә бүләкне ясыйм йә, гомумән, ясамыйм. Чөнки бүләк сайлый башласам, бөтен бюджет –  булганы, булмаганы кереп китә. Эмоцияләр тудыра торган сюрпризлар ясарга яратам. Алдан уйлап йөреп, килештереп, кешесенә туры китереп. Иң мөһиме: игътибар, энә дә бүләк, дөя дә бүләк дигәнне яратмыйм. Мин биргән бүләктән кешенең кытыклары килсен, күңеле  мәтәлчек атсын.  Бу минем хатыныма да, улларыма да, якын дусларыма да кагыла. Менә Яңа елга шундый бүләк ясадым әле.

Өйдәгеләр күптән  мәче сорый иде.  Ә мин гел каршы килдем.  Мине ризалатып булмас диптер инде, тормыш чәчәгем соңгы вакытта сорамый да башлаган иде инде. Әллә яшь бару сәбәпле, сентименталь була башладым, көтмәгәндә мәче алып кайтып куандырырга булдым. Махсус мәче үрчетүче кешеләрдән шотланд токымлы песи баласы сатып алдым. Аны фатир ишеген ачып кертеп җибәрдем. Мәче мияулый-мияулый өйгә кереп китте. Хатыным Альбина, балалар  аның тавышын ишетеп, бүлмәләреннән йөгереп чыктылар. Балалар шатлыктан сикерешә башлады, тормыш чәчәгемнең күзләре яшьләнде. Тик бер шартым бар иде: мәчегә татарча исем бирергә.  Хатыным озак та уйлап тормыйча: «Сөембикә», – диде. Менә шулай итеп, Сөембикә исемле кызыбыз бар хәзер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин Кыз балалары булган дип Тора.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин нихэят Кыз алып кайтканнар икэн дип Торам,песссси....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ике малай янына матур Бер Кыз алып кайтыгыз,кызлы кеше,бэхетле кеше-дилэр

        Хәзер укыйлар