Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

"ӘТӘЧ ЕЛЫНЫҢ ЧУКЫП АЛГАН ЧАКЛАРЫ КҮП БУЛДЫ!" - ШӘХЕСЛӘР 2017 ЕЛГА БӘЯ БИРӘ

Узып баручы елга нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2018 елга аяк басабыз.

Узып баручы елга нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2018 елга аяк басабыз. Тиздән тормышыбыз елъязмасында данлыклы тагын бер ел артта калачак. Яңа ел – ул шатлыклы үзгәрешләр көтү вакыты. Сезнең өчен 2017 ел нинди вакыйгалары белән истә калды, киләсеннән ниләр өмет итәсез? Шул сорауларга җавап бирүләрен сорап, билгеле шәхесләргә мөрәҗәгать иттек.

Әтәч елының чукып алган чаклары күп булды! 

Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның халык артисты:



- 2017 ел үзенең  Әтәч елы икәнең сиздерде. “Чукып” алган чаклары да күп булды.

Шуңа да карамастан, бу ел күбрәк шатлыклы мизгелләре белән  истә калды.  Беренчедән, бу елны үземнең 50 яшьлек юбилеемны билгеләп уздым. «Бер көн» дип аталган юбилей концертымны туган ягым Азнакайда һәм Казанның спорт сараенда тәкъдим иттем. Ноябрь аенда Мәскәүдә дә чыгыш ясадык. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Лада Гранта» автомобилен тапшырды. 



Иҗатка килгәндә, 2017 елга нинди бурычлар куйдык, аларның барысы да үтәлде, Аллага Шөкер. Яңа җырлар да яздырттык, аранжировщиклар белән яңа алымнар кулланып көйләр иҗат иттек.  

Журналист Люция Хәбибуллина белән “Язмыш сукмаклары” дигән газета  чыгардык.  Аның беренче саны дөнья күрде. Газетада гыйбрәтле вакыйгалар,  кызыклы язмышлар хакында язырга исәплибез. 

Гомумән,  бу ел уңышлы  булды. Барлык эшләребезне дә исән-сау, матур гына башкарып  чыктык. Нәрсәдер килеп чыкмаса да,  тукталып калмадык.  

Зөфәр белән иҗат дип янып-көеп яшибез.  Киләсе елга да планнарыбыз зурдан. Вакыт җитмәү сәбәпле,  бу елны башкара алмаган эшләрне, икенче елга яңа көчләр белән башкарып  чыгарга язсын.

Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Якынлашып килүче Яңа еллар белән! Аллаһы Тәгалә барыбызга да сәламәтлек, иман, изге гамәлләр, мәхәббәт һәм зур уңышлар насыйп итсен. Имин, тыныч еллар булсын!

"Шактый катлаулы һәм кырыс ел"

Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре:

- Гомумән алганда  бу ел безнең республикабыз, халкыбыз өчен шактый катлаулы һәм кырыс ел булды. “Татфондбанк”, Шартнәмәнең яңартылмавы, татар теле тирәсендәге ыгы-зыгы... Кызганыч, болар барысы да безнең республикабызның йөзен билгели торган әйберләр. Шушы күңелсез вакыйгалар фонында шагыйрьнең кәефен күз алдына китерегә мөмкин инде.

Шуңа да карамастан, иҗат итәргә кирәк. Бу елны иҗади һәм иҗтимагый ел дип әйтергә була. Шушы көннәрдә генә китап кибетләрендә “Башкаларга бер караш” дигән яңа китабым чыкты. Анда мәкаләләр, почерклар, истәлекләр тупланган. Фоторәсемнәр белән 150 шәхескә багышланган язмалар урнаштырылган. Шулай ук, күренекле кулинар Юныс Әхмәтҗановка багышлап  “Тәмле ашлар җырчысы” дип аталган китап чыгардым.  

Киләсе елда  юбилеема багышлап “Депутат чаклар бар иде” дигән публицистик китап чыгарырга ниятлим.  Депутат булып эшләгән 25 еллык дәвердә Дәүләт Советы эшчәнлегенә багышланган материалларым урын алачак. 



Бу елны лирик, публицистик һәм күбесенчә телгә кагылышлы шигырьләр иҗат иттем.  Алар социаль челтәрдә зур кызыксыну уятты. Социаль челтәр дигәннән,  “Instagram” га  теркәлеп,  үземнен шәхси битемне булдырдым. Анда укучылар белән даими аралашып торам. Гомумән, иҗат мәсьәләсендә үземнен күңелем булырлык шактый эшләр башкардым.

Иҗтимагый һәм җәмәгатьчелек тормышында да актив катнашырга тырышам. Мәсәлән, Казахстанга һәм Кыргызстанга ике сәфәрем булды. Башкорстаннын берничә районында халык белән очраштым. Күптән түгел Уфада булып кайттым. Балалар иҗаты һәм әдәбияты белән шөгыльләнә торган  “Счастливая история” дигән фондыбыз бар. Анда да шактый эшләр башкарырга туры килде.

Роберт Миңнуллинның Яңа елга багышланган шигыре

Вакыт төгәл (23.12.2017)

Бернишләп тә булмый, бернишләп тә...
Күңелле дә кебек, кыен да...
Вакыт төгәл...Вакыт мәрхәмәтсез...
Төгәлләнеп килә быел да.

Иске елыбызның көннәре дә
Калды инде бары берничә...
Яңа елга кереп барабыз без
Ниләр буласын да белмичә...

Ниләр булды, барысы да кала,
Алып китеп булмый берсен дә...
Иске елдан без канәгәть булыйк!
Син, күңелем, бер дә көрсенмә!

Өмет белән карыйк киләчәккә!
Инде тагын ниләр әйтергә?
Истәлекләр калсын исебездә,
Хатирәләр калсын хәтердә.

Салып куйыйк хәтер сандыгына,
Саклансыннар шунда-сандыкта...
Һәм күтәреп куйыйк бокалларны
Үзебезнең, әйдә, саулыкка!

Иске еллар, әйдә, китә торсын!
Киләсе ел килсен һәркемгә!
“Бисмилла!” дип Яңа Елга керик!
Һәм шатланыйк Яңа Һәр Көнгә!

Аллага шөкер, без икмәкле, шикәрле, сөтле, итле!

Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе:



- 2017 елга нәтиҗә ясап, авыл хуҗалыгы өлкәсе турында шуны әйтәсе килә - Аллага Шөкер, без икмәкле, шикәрле, сөтле, итле. Соңгы сигез ел эчендә безнең үсеш зур. Тәэмин ителеш буенча да кыенлыклар күзәтелми. Ил буенча  уңышларыбыз куандыра, 90-95 еллар белән  чагыштырганда үсеш ике мәртәбә артыграк .  

Авырлыкларга килсәк, быел уңайсыз һава шартлары эшкә азрак комачаулык тудырды. Ләкин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сынатмады, уртак тырышлык һәм фидакарьлек нәтиҗәсендә булган уңыш җыеп алынды. Югары күрсәткечләргә ирешү өчен саллы өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбызга зур рәхмәт.

Тагын бер борчыган мәсьәлә - эшләгәненә күрә әҗере булмады. Чөнки сата торган кешегә - көнбагыш булмасын, я рапс - узган елга караганда 3-4 меңгә арзанрак.

Күрсәткечләр буенча нәтиҗәләр яхшы, ә сату буенча икегә бүлеп карарга кирәк. Продукцияне үз кыйммәтенә караганда артыграк бәягә сатасын икән, син яшисең һәм синең киләчәгең бар дигән сүз. Бәясе очсызрак булса, авырга туры килә.

Шунысы куандыра, авылда шәхси хуҗалыкларда мал санын кимүен туктаттык. Бүген игеннәр кар астында, аларның торышы  начар түгел. Шөкер, орлыклар  һәм терлек азыгы мулдан. 

Икенче елга һәрбарчабызга да сау-сәламәт булырга язсын. Эшлисе эшләребез күп,планнарыбыз зурдан.

"Бу ел татар теле язмышына бәйле рәвештә истә калачак"



Алмаз Хәмидуллин, (Казанның Мәскәү районы 2 нче лицей-интернатының математика укытучысы, 2017 елда Казанда “Ел укытучысы”):

- Татар теле язмышы турында соңгы дистә ел эчендә күпме язылды, күпме сөйләнде. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр өчен бу ел нәкъ менә шуның белән истә калачак, дип саныйм.

Минем өчен бу елның иң мөһим вакыйгасы - "Казан шәһәренең ел укытучысы-2017" бәйгесендә җиңү  яулавым булды.  2017 ел катлаулы һәм шул ук вакытта нәтиҗәле узды.  Мөгаллимнәр әзерләүнең сыйфатын яхшырту һәм һөнәри үсешен тәэмин итү максатыннан уздырылган күпчелек  проектларда катнашырга өлгердем. Төрле дәрәҗәдәге программалар буенча белем тупладым.  Республика олимпиадалары,бәйгеләр, фәнни- гамәли конференцияләрдә катнаштык.

Шулай ук, 2 нче лицей-интернатта математика буенча БДИга, олимпиадаларга әзерләнү өчен мобиль центр ачтык. Ул башлангыч сыйныф укучыларына да ярдәм итә. Онлайн режимда, укучы белән бергә дә эшлибез.

"Үткән елны тәүбә сорап озатабыз"

Рөстәм Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:  

- Мәчетебездә быел “Гаилә чишмәсе”н ачтык. Һәрбер кеше килеп, чиста суыннан авыз итә ала. Бу елның иң зур нәтиҗәсе шул булды, дип саныйбыз.

Үткәргән чараларыбыз да шактый булды. Корбан, Ураза бәйрәмнәренең дәрәҗәсен күтәрергә, гади халыкка аның асылын таныту максатыннан әлеге бәйрәмнәрне  зурлап үткәрергә тырышабыз. “Гаилә” мәчете булгач, гаилә юнәлешендә талаклар азайсын дип гаилә дәресләрен, түгәрәк өстәлләр, семинарлар алып барабыз.

Имамнар буларак безнең төп максат- халкыбызга дини гыйлемне җиткерү. Шуңа күрә, төрле юллар белән бу максатыбызны чынга ашырырга тырышабыз.

Шушы үткән елны изге эшләр кылып, Аллаһы Тәгаләдән тәүбә сорап озатабыз. Яңа елда хәерле еллар булсын. Раббыбыз Алла Татарстаныбызга, Рәсәебезгә бәрәкәт уңышларын бирсен. Хәвеф-хәтәрләрдән, сугыш-афәтләрдән, ачлыклардан сакласын.

"Яшәешебез һәрвакыт уңай якка үзгәрешләр кичерә

Александр Шадриков, Чүпрәле муниципаль район башлыгы:



- Чүпрәле халкы 2017 нче елны уңышлар, нәтиҗәле күрсәткечләр һәм иминлек белән үткәрә, дип ышанып әйтә алабыз. Узып баручы ел игенчелектә, терлекчелектә зур уңышлар, уңай күрсәткечләр белән истә калачак.

Бу  ел район өчен әйбәт ел булды, дип саныйм. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән зур күләмдә эшләр алып барылды.

Районыбызда балалар бакчалары төзелде, мәктәпләр ныклап төзекләндерелде, яңа фельдшер–акушерлык пунктлары ачылды.  “Чиста су” һәм урам утларын торгызу программалары буенча зур күләмдә эш башкарылды. Яңа сәнәгать паркы сафка басты.

Район буенча 156 км юл төзелде,  урамнарга вак  таш җәелде. Яшәешебез һәрвакыт уңай якка үзгәрешләр кичерә. Киләчәктә куйган максатларга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңелләребездә ышаныч уты сүнмәсен.

Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2018 нче ел яңа бәхетләр белән килсен. Яңа еллар мөбарәк булсын!


чыганак: http://intertat.tatar/society/-t-ch-elyny-chukyp-algan-chaklary-k-p-buldy-sh-khesl-r-2017-elga-b-ya-bir/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар