Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

НУРЗАДӘ: "ӘНИЕМНЕ ҖИРЛӘҮ СӘБӘПЛЕ, БЫЕЛ КОНЦЕРТ ОЕШТЫРЫРГА ҮЗЕМДӘ КӨЧ ТАБА АЛМАДЫМ"

Унбер ел дәвамында концерт куйган җырчы Нурзадәнең быел Казанда концерты булмаячак.

Унбер ел дәвамында концерт куйган җырчы Нурзадәнең быел Казанда концерты булмаячак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә җырчы үзе хәбәр итте.

- Концертым 7 ноябрьдә булырга тиеш иде. Әмма бер ел элек әниемне җирләү сәбәпле, быел концерт оештырырга үземдә көч таба алмадым. Күңелдә бушлык, бик авыр. Хәтта узган елгы концертның дискын да карый алмыйм, кыен. Кирәк дип кенә концерт куя торган гадәтем юк. Мин һәрвакыт барысын да төгәл уйлап эш итәм, зурдан кубып әзерләнәм. Концертның беренче өлешендә үзем, ә икенчесендә минем җырларны башкаручы артистлар чыгыш ясарга тиеш иде. Бәлки бу концерт язын булыр, Алла теләсә, - дип сөйләде Нурзадә.

Җырчының әнисе вафатыннан соң, авылда яшәүче әтисе янына Себердән энесе күченеп кайткан. "Икесе дә аш-су өлкәсендә бик уңганнар. Әти тәмле итеп ипи пешерә. Беркөнне интернеттан карап бәлеш пешергән. Алар мине гел шулай мул табын белән каршы алалар. 20 октябрьдә әнинең елын үткәрергә җыенабыз. Хәзерге вакытта шуңа әзерләнәм", - ди җырчы.

Мәгълүм булганча, Нурзадә быел яңа фатирга күченде. Өй туен ул үзенең туган көнендә үткәргән. "Бәйрәмгә гаилә дусларым, театр артистлары Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар, Динә һәм Илнур Закировлар, баянчы Илфат Шәехов килде. Шашлыклар пешереп, бик күңелле утырдык. Безнең шундый матур гадәт бар: туган көндә бер-беребезгә йөрешәбез. Миңа һәрвакыт кирәкле, файдалы бүләкләр бирәләр. Үзем дә "кирәкле әйбер бирегез", дим. Әйтик, өемдә урындыклар юк иде, Фәнис урындыклар алып килде. Әлегә кадәр газ плитәсе булмады, бөтен ризыкны мультиваркада пешердем. Җәй көне шунда хәтта кайнатмалар ясадым. Ниһаять, плитә алдым, тоташтырасы гына калды", - дип белдерде Нурзадә.

чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/nurzad-ne-kontserty-ni-chen-bulmayachak-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар