Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Нишләвең бу, Илсөя Бәдретдинова?

Җырчының күптән түгел «Инстаграм» битенә куйган бер фотосы астына күпләр әнә шулай гаҗәпләнү белдергән.


«Оливер урынына үзегез җырларга әзерләнәсезме?» – дигән берсе. «Танырлык та түгел, кайда ул элеккеге чибәр Илсөя?» – дигән икенчесе. «Юынсагыз да, барыбер шүрәлегә охшагансыз», – ди өченчесе...  Хәтта «хәшәрәт» дип тә язучылар бар (Алла сакласын, тәүбә, тәүбә. Халык, сез бигрәк инде...) Бәдрәфкә утырганын да төшерсен, бөтен керфеге коелып беткән, ди тагын берәү. Берәү аны эфиоплыга охшатса, кемдер җенгә үк охшаткан. Мартышка диючеләр дә күренә. Ничек кенә хурламаганнар җырчыны, югыйсә бит ул битенә гап-гади  маска ягып кына төшкән булган. Ярар, гап-гади булмасын, кара төстәге маска булсын, ди. Мондый маскаларны күпләребез куллана инде хәзер. Без артистларны чибәр-матур килеш сәхнәдән күрергә күнеккән, бәлки, шуңа күрә гаҗәпләнгәннәрдер?
Шушы форсаттан, Илсөя Бәдретдинованың үзе белән элемтәгә кереп, әлеге фото турында сораштык. Нинди маска, әзерне сылыймы, әллә үзе ясыймы, файдасы бармы?  «Бу бик файдалы маска, битне әйбәт чистарта, күзәнәкләрне тарайта. Мин аны күптәннән кулланам. Интернетта ул бик популяр. Исемен әйтмим, реклама булмасын, тюбикларда сатыла ул. Сытып чыгарасың да, биткә ягасың. Элпә булып кибә, кубарганда, бит тиресе күзәнәкләренә тулган бөтен нәрсә шуңа ияреп чыга. Бит тиресе шоп-шома булып кала. Бу маска турында белмәгән кеше бардыр дип уйламый идем. Безнең халыкка бик кызык булган инде, әллә нәрсәләр язып тутырганнар. Берсе дә битенә маска якмый дип уйларсың...» – диде Илсөя Бәдретдинова. Үзен хурлап язучыларга исе китми аның, үпкәләп тә йөрми. Ничек бар, шулай инде ул.

Теги: Илсөя Бәдретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Интернетка язу, пешерергэ йозенэ, кузенэ карап эйту тугел шул... Жинел! Алар Илсояне тугел, узлэрен кимсетэлэр, пычрак сузлэрне алар бит эйтэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Илсөянең профиле башкаларныкы кебек реклама белән тулмаган, миңа шунсы ошый. Ә менә шундый оригинальные жанрдан попсага күчүе күңелсез...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Иҗади унышлар,янадан яна такмаклар көтеп калабыз.Сөйләгәннәр сөйләп торсын,син яндырып җырлап тор

        Хәзер укыйлар