Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Лина Арифуллина: «Киез итекләрдән булачакмын...» 

12 декабрьдә Мираж отелендә «Татар җыры»ның финал концертына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда режиссер Лина Арифуллина, «БарсМедиа» җитәкчесе Камил Гәрәев, Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиева, Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грэй (Радик Юльякшин), Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова һәм башкалар катнашты. 

12 декабрьдә Мираж отелендә «Татар җыры»ның финал концертына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда режиссер Лина Арифуллина, «БарсМедиа» җитәкчесе Камил Гәрәев, Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиева, Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грэй (Радик Юльякшин), Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова һәм башкалар катнашты. 

«Татар җыры» халыкара эстрада фестивале һәрвакыт заман белән бергә атлады. Оештыручылар әлеге чараны уздыруның төрле юлларын уйлап табалар. Мәсәлән, татар эстрадасының танылган җырчылары «Йолдызлар фабрикасы» проектының әле танылып китмәгән, ләкин бик талантлы яшь башкаручылары белән чыгыш ясады. Ә «Татар җыры»ның унынчы, юбилей елында Фестиваль «тере тавыш» шигаре белән үтте.  Оркестр лауреатларның барлык композицияләрен бизәде. 

 Спикерларга сорау бирүне беренчеләрдән булып безнең редакция башлап җибәрде. Һәм ул матбугат конференциясенә тон бирде дисәк тә була. 

– Тамашачыдан нәрсә көтелә? 

– Без барысы өчен дә тамашачыбызга рәхмәтле: тугрылык өчен дә, яратулары өчен дә, тәнкыйть өчен дә. Без тамашачыларыбызны яратабыз, шуңа күрә юбилей концерты да аларга багышланачак, – дип җавап бирде Камил Гәрәев. 

Лина Арифуллинага сорау яңгырады: 

– Кайбер артистларның киенү рәвеше, эпатажына карата яхшыракны телисе килә!!! Концерт костюмнарына карата оештыручылар тарафыннан аерым бер шартлар куелганы бармы? Безнең артистлар чама, зәвык хисен, кайчак тактны да югалта... 

– Финал концерты элеккеләреннән кардиналь аерылмый, шулай да башкаручыларга аерым таләпләребез бар. Башкаручылар барысы да тере тавышка җырласа да, без ел җыры финалына тыныч мәгънә акценты салырга тырыштык. «Татар җыры» – һичшиксез легенда һәм легенданың юбилей елы традицион яхшы музыка һәм җыр стилендә узачак, – дип җавап бирде ул. 

Лина үзе «Татар җыры»нда нинди киемнән булачак икән? Бу кызыксынуыбызга: «Киез итектән... Ыгы-зыгы, тыз-быз чабып йөрергә туры киләчәк анда, шуңа киез итектән булам. Аннары матур күлмәк киям», – дип җавап бирде ул. 

Ел саен фестивальдә ел башкаручысына «Алтын барс» сыны тапшырыла. Лазер гравировкасы белән постаментка урнаштырылган  канатлы барс көмештән һәм алтыннан коела. Аның өчен 925 пробалы көмеш, 999 пробалы алтын кулланыла. Бөтен барслар да зәркән осталары тарафыннан кулдан җентекләп эшкәртелә. 

Кызыклы фактлар: 

 Фестивальне  төрле елларда алып баручылар: Эльза Әхмәтҗанова, Инсаф Абдулла, Фәнис Җиһаншин, Люция Хәмитова, Алсу Каюмова, Салават, Резеда Шәрәфиева, Идрис Газиев, Рифат Зарипов, Рамил Шарапов, Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров. 

Иң күп статуэткалар иясе – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, бер генә «Татар җыры»н да калдырмый катнашкан бердәнбер җырчы ул. 

«Татар җыры» гимны авторы – шагыйрь һәм композитор Зөлфәт Хәким. 

20 ел дәверендә иң көтелмәгән чыгыш – 2009 елда Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның рэпер Шәкүр белән дуэт җырлавы. Алар «Бик еракта идек без» җырын башкарды. 


      

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар