Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Лилия Хәйруллина: “Күптәнге хыялым чынга ашты”

Популяр җырчы Лилия Хәйруллина бу көннәрдә Инстаграм битенә матур ялыннан фото-видеолар урнаштыра. Ул әле биек пальмаларга асылынган таганда атынып, бар кешенең һушын ала, әле вейкборд спортын үзләштерә.  

Популяр җырчы Лилия Хәйруллина бу көннәрдә Инстаграм битенә матур ялыннан фото-видеолар урнаштыра. Ул әле биек пальмаларга асылынган таганда атынып, бар кешенең һушын ала, әле вейкборд спортын үзләштерә.  

- Балида икенче тапкыр ил итүем,  – диде ул. - Бу утрауны мин бик яратам. Табигате, һавасы, кешеләре ошый. Ә актив ялыма килгәндә, мин тормышта да тик кенә утыра торган кеше түгелмен. Шуңа күрә берни эшләми генә кунакханәдә яки пляжда кызынып яту минем өчен түгел. 



Миңа һәрвакыт кая да булса барырга, танышырга, аралашырга кирәк. Пальмаларга асылган таганнар чыннан да бик биек иде, ләкин мин курыкмадым. Балида тагын бер хыялым чынга ашты: мин вейкборда шөгыльләнеп, үземне җиңдем.



Моннан тыш, җирле халыкның яшәү шартлары, яшәү рәвеше белән дә кызыксынырга яратам. Хәтта биредә дусларым да бар. Узган юлы килгәндә танышкан идек, әле дә булса аралашып торабыз. Ул миңа һәрвакыт ярдәм итеп тора.



Гомумән, мин һәр барган җиремдә танышкан кешеләр белән элемтәдә торырга тырышам. Чит ил кешеләре белән аралашкач, эчке дөньям баюын тоям. 

 

Теги: Лилия Хәйруллина Лилия Хайруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар