Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Кыш нинди булыр?

Берәүләр аномаль салкыннар көтелә дип фаразласа, икенчеләре, киресенчә, җылы, йомшак кыш киләчәк дип ышандыра...

Берәүләр аномаль салкыннар көтелә дип фаразласа, икенчеләре, киресенчә, җылы, йомшак кыш киләчәк дип ышандыра. Төрле еллардагы күзәтүләргә, халык сынамышларына да мөррәҗәгать итеп карыйлар. КФУның метеорология, климатология һәм экологик атмосфера кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев фәнни нигезләп алдагы кышның нинди буласын әйтте. Ноябрь башында карлар яву күзәтеләчәк, ә ай ахырына инде чын-чынлап кыш карлары явачак. Табигать кышка әзерләнә башлады: беренче карлар инде Казанда, Иннополиста, Чаллыда күренгән. Калын кар катламы 18-21 декабрьләргә туры килә. Һава температурасы ноябрь, декабрь, гыйнвар айларында нормада булачак. Профессор шулай ук февраль, март айларында һава температурасының нормадан югары буласын хәбәр итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллах тэгалэдэн узып булмый,хэзер проыессорларнын эйткэне кубесе туры килми

    Хәзер укыйлар