Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Хәния Фәрхинең кызы Алсу: "Әни кире кайткан дип төш күрдем"

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәния Фәрхине искә алу кичәсе булды.

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәния Фәрхине искә алу кичәсе булды. “Истә калсын” дип исемләнгән концертта татар эстрадасы йолдызы турында якты хәтер яңартылды. Олы кызы Алия өч җыр башкарды. Кечкенә кызы Алсу белән концерт башланганчы сөйләшеп алдык. 
 

– Алсу, әниегезнең 51 е дә узып китте, төшегезгә кергәне юкмы?
– Әнине югалту ачысы басылмый, киресенчә, авыррак. 51 ен дүшәмбе 18е билгеләп үттек, ул көнне әни миңа төшкә керде, шуннан соң күңелдә ничектер таш кебек калды. Авыр...

 – Ниндирәк төш иде соң ул, Алсу? Сер булмаса?
– Без әти белән Казанда өйдә, имеш. Берзаман әни пәйда булды. “Әнием, ничек син монда безнең арада соң, син үлгән идең бит” дим икән. Ул елмайды да, сорауга җавап бирмәде. Аннары алар әти белән гастрольгә киттеләр, мин ашарга пешереп көттем. Ул безгә “өстән” бер айга килгән икән, имеш. Бер ай тордык та бергә, китәр көне җиткән икән. Без кухняда идәндә утырабыз, мин әнине кочакладым да елыйм, “Әни, китмә, мине калдырма”, - дим икән. Аннары сораштыра башладым – “анда ничек, син безне күрәсеңме, ишетәсеңме”, - дим. Ул “әйе, мин сезне ишетәм, күрәм, кәефегезне белеп торам. Мин гел синең артыңда торам”, - ди.

 Аннары без подъездда пәйда булдык, шунда бер ишек бар икән, ул әтинең кабинеты икән. Шул кабинетта кәгазьләр, колонкалар... һәм әти әнинең җырын куйды. “Хәния, безгә җырлап бир әле”, - ди. Әни басып тора, җырлый, ниндидер 2-3 кеше килде, берсе ак чәчле әби. Әнине кочаклап, миңа: “Ничек инде? Ул үлгән бит, ничек кочаклап утырасың?” - ди. Аннары әни торды да, лифт чакыртты. Лифтка керде дә, үзе елый, үзе җырлый, аннары лифт ябыла башлады, әти аягы белән лифтны тотты да, “туктале, Хәния, җырыңны җырлап бетер дә, аннары китәрсең”, - диде. Ул җырлый, шул вакытта мин телефонга төшерергә булдым. Мин телефонга төшерәм, карыйм экранга – әни юк. Лифтка карыйм, әни тора лифтта, телефон аша лифт буш. “Әти, әни юк ич телефонда”, - дим. Аннары лифт ябылды да, әни китте. Менә шундый төш.

– Алсу Алиянең алга таба да җырлавын телисеңме? Ул үзе нәрсә ди?
– Телим. Әмма киләчәктә җырлау-җырламавын әле аңлап бетереп булмый. 

- Габделхәй абый сәхнәгә чыгарга җыенмыймы бүген?
- Әтигә бик авыр, әти чыкмый,  ул безне алып килде, я калыр, я китәр. Фотографияләрен күрсә, җырларын ишетсә, аңа бик авыр, бигрәк тә, шуңа радио, телевидение кабызмыйбыз.

чыганак: http://intertat.ru

Теги: Хәния Фәрхи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Але да ошанып бета алмыйбыз. Мена хазер елмаеп чыгарда "кайтам але Алдермешка "диеп жырлап жибарер сыман. Урыннары жомаhта булсын .Гаиласена сабырлык , кайгыларыгызны уртаклашабыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе, бик зур югалту инде, семьясына гына тугел безнен очендэ, кайгы кичермэгэннэр белми ул уз башына тошмэсэ, жинел тугел инде ул ин якынынны югалту. Сабырлык телим, исэн имин булырга язсын эле исэннэргэ!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Буш кул б-н китсэ дэ барыбызнын да узе б-н ярты уен алып китте тосле .жырларын ишеткэч тэ бер дэ ышанасы килми хэния юк инде безнен арада дип.бер жырынын берничэ сузен генэ хэтерлим,бэлки белэсездер"китуемнен сэбэплэрен тик узем генэ белэм"дип жырлый иде бит.

        • аватар Без имени

          0

          0

          ...белсэгез иде..... минем 20 яшьлек улым 23 июльдэ, кичке 21.30 тирэсендэ суга баткан... ул военный иде...икенче конне генэ кондез эйттелэр...............((((((((((((((((( берэр атнадан бер жыр ишетеп калдым,кайдандыр... ,,Сине котэм газиз балам"................................................ шаккаткыч туры килуме бу????????????????????????

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бу бик зур югалту булды Башкортыстан хэм Татарыстан халлкына яки тамашачысына.Без аны бик яратып тынлый идек Дорес семьясына бик тэ авыр хазерге вакытта югалту кичергэннэр генэ анлый аны.Алсу да Алия да Эти радио,телевизор кабызмый ди Габдулхай тугел менэ миндэ концертларында карый алмыйм. Сенен кайгыгызны уртаклашабыз, Ханиянен гурлэре якты,авыр туфрагы жинел булсын.Ккызларга,Габдулхайга ходай туземлек бирсен.

            Хәзер укыйлар