Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Хәния Фәрхинең кызы Алия: Үземнең дә балачак хатирәләрем Мәскәү белән бәйле

Кичә, 4 ноябрьдә, Мәскәүнең “Космос” концертлар залында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи-Биктаһирова истәлегенә хәтер кичәсе узды.

Кичә, 4 ноябрьдә, Мәскәүнең “Космос” концертлар залында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи-Биктаһирова истәлегенә хәтер кичәсе узды. Концертта "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

1000 кеше сыйдырышлы концертлар залында буш урыннар калмаган, чарага билетлар алдан ук сатылып беткән. Оештыручыларның берсе Рәсимә Вәлитова: “Хәния ханым бүген үзе Мәскәү тамашачысы алдында чыгыш ясарга тиеш иде. Ул 4 ноябрь көнне бу сәхнәдә сольный концерт бирергә планлаштырды. Сатуга чыгару өчен билетларын да җибәрделәр. Без инде реклама кәгазьләрен өләшә башлаган идек. Уйламаганда, шушы хәл килеп чыкты. Мәскәү тамашачысы өчен Хәния бик якын, кадерле кеше иде. Ничек кенә булмасын, бүген бу сәхнәдә аның җырлары яңгырарга тиеш дип уйлаштык”, - диде. 

Хәтер кичәсендә Хәния Фәрхинең иҗатташ дуслары: “Бәйрәм” ансамбле егетләре, Зөфәр Хәйретдинов, Рәсим Низамов, Илгәрәй, Газинур Фарушин, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Гөлнара Тимерҗанова, Чулпан Юсупова, Гөлнара Габидуллина һ.б. аның репертуарыннан җырлар башкарды.

Сәхнәгә чыгар алдыннан җырчының кызы Алия Гәрәева “Татар информ” хәбәрчесенә бик нык дулкынлануын әйтте: “Дөресен генә әйткәндә, ничек ерып чыгармын, белмим. Әни өчен дә бу шәһәр гади генә шәһәр түгел иде. Үземнең дә балачак хатирәләрем Мәскәү белән бәйле. Монда әни белән концертларда да катнашканымны хәтерлим. Тамашачылар әниемнең җырларын җырлавымны сорагач, ничек кенә авыр булмасын, мин бүген менә кабат сәхнәгә чыгам.“Утыр әле, әни, яннарыма, “Әлдермешкә кайтам әле” һәм 25 ел элек әни белән җырлаган “Балан” җырын мин үз кызым белән башкарам”. 

Концертны "Заманча" продюсерлык үзәге оештырды. Тулы репортажны "Интертат" электрон газетасыннан укыгыз.

Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи 27 июльдә туган ягы - Башкортстанда, Тәтешле районында вафат булды. Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган. Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", Кышкы чия".

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/05/151695/

Теги: Хәния Фәрхи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рэхмэт Алия.Молодец. Син жырлаганны тынлаган саен эниенне тынлаган кебек булам. Кыэын белэн жырлаган жырыгызны тынлагач нэк Эниенне белэн сине тынлагандай булдым. Кызынын тавышы да бик матур икэн. Эниенне куанып ятадыр инде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик һәйбәт сара үткәргәнһегеҙ. Рәхмәт. Ә Алия молодец. Балаһына 1 йәш тә юҡ бит әле. Шулай ҙа ҡатнашҡан.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик яхшы булган концерт. Ульяндада булса бик телэп барыр идек.

        • аватар Без имени

          0

          0

          КОНЦЕРТНЫ ИНТЕРНЕТКА КУЙМАГАННАР МЕНИ , НИЧЕК КАРАРГА СОН?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик зур рахмат Алия.Тавышын бик матур,аниен тынлаган кебек булам,талантлы баласын.Безге Стерлитамаккада килерсез дип омет итебез.

            Хәзер укыйлар