Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Хәния Фәрхине искә алу концертында сеңлесе Фирүзә ханым: “Бүген махсус апама охшатып киенеп килдем”

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәния Фәрхи истәлегенә “Истә калсын!” исемле концерт узды. Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә ханым кызы белән Башкортстанның Тәтешле районыннан килгән. 

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәния Фәрхи истәлегенә “Истә калсын!” исемле концерт узды. Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә ханым кызы белән Башкортстанның Тәтешле районыннан килгән. 

Фирүзә апа – җырчы гаиләсендә төпчек бала. Аның белән берничә сүз белән генә аралашып алырга җай чыкты. 

–  Фирүзә апа, бүген нинди тойгылар белән утырдыгыз? Хәзер инде вакыт уза бару белән, апагызны югалту ачысы бераз басыламы, әллә киресенчәме?

– Юк, сеңлем, көчәя генә, минут түгел, секундлары авыр, бик авыр. Ничек яшәп бетәргә, көч таба алмыйм. Күмгәннән соң дүртенче тапкыр киләм инде, аралар ерак бит безнең. 800 ләп чакрым үтеп килдек бүген кызым белән. Рәхмәт халыкка! "Газиз халкым" дип дәшә торган иде. Барысына да рәхмәт, исән-сау булсыннар! Моннан да ачы газап юк. Бу безне мәңгелеккә озата барачак!

 Кызы Алиянең чыгышын ничек кабул иттегез? 

– Әкият кебек! Шулкадәр сокланып, хушым китеп карап утырдым.

– Ничек уйлыйсыз, җырлавын дәвам итәрме икән?

– Аның кечкенә Рамазаны бар бит әле...Кем белгән, бүген бертөрле уйлыйбыз, иртәгә икенче төрле булырга мөмкин. Аның дәвамы инде Алия.

– Әниегезнең хәле ничек, Фирүзә ханым? Кызын югалту җәрәхәте бик тирәндер....

– Дүртенче баласын югалтты бит инде, авыр аңа. Һаман саен күрсәтеп торалар бит, телевизордан карый. Карамасаң, карыйсы килә, ә карагач, бик авыр. Минем 1965 елгы Салават абыем калды.

– Бүген сез Хәния апага бик тә охшаган. Хәтта “ул” дип, имәнеп китәсең. Тамашачылар да игътибар итте. Сез бүген махсус шулай ясадыгызмы прическагызны?

– Әйе, бүген шулай эшләтәсем килде. Бик ярата идем аның кыяфәтен. Үзе сабый бала кебек иде бит ул, нурлы иде. Аның кебек булып булмас, әмма ләкин бүген нигәдер шулай эшлисем килде.

 

– Рәхмәт сезгә! Ходай сабырлык бирсен!

Концерт өч көн дәвам итәчәк.

Концерттан соң тамашачылар Фирүзә ханым белән фотога төште. “Мин сезнең Хәниягез түгел бит!” дип көрсенсә дә, Фирүзә ханым беркемне кире какмады.

 


чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар