Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Кем кайда бәйрәм иткән?

Яңа елның гаилә бәйрәменә әйләнә баруы күңелле хәл. Туганнар, балалар, оныклар бергә җыелыша. Бәйрәм шау-шуы, күңелле шаярулар, хәл белешүләр, Яңа ел күчтәнәчләре белән бер-береңнең кәефен күтәрү... Матур гадәт!

 

Яңа елның гаилә бәйрәменә әйләнә баруы күңелле хәл. Туганнар, балалар, оныклар бергә җыелыша. Бәйрәм шау-шуы, күңелле шаярулар, хәл белешүләр, Яңа ел күчтәнәчләре белән бер-береңнең кәефен күтәрү... Матур гадәт! Быел да Рәсәй халкының күбесе Яңа ел бәйрәмен өйдә каршы алган икән. Кемнәрдер бәйрәм салютын карарга паркка чыккан, шугалакка барган. Икенче урында кышкы урманда, табигатьтә Яңа ел каршы алучылар. Алар интернет булмаган, гаджетлар эшләмәгән җирдә нинди ләззәт кичерүләре турында мактанып сөйли. Елга берничә тапкыр менә шулай табигать белән күзгә-күз калу матур да, шифалы да халәт, әлбәттә! Кайберәүлә бәйрәмне чит илдә, диңгездә каршы алган, кемнәрдер бөтенләй каршы алмаган (!), кемнәргәдер бәйрәм төнендә эштә булырга туры килгән.  

Бәйрәмнең икенче көнендә үк кайбер җырчыларыбызның Яңа елны ничек, кайда каршы алуларын белешергә керешкән идем. Җаваплар бер-ике көннән соң гына килеп иреште. Кайберәүләр әле һаман да бәйрәм халәтендә ахыры, җаваплары килеп ирешмәде: 

Лилия Муллагалиева, җырчы: 

Яңа елны балалар белән шау-гөр килеп, матур итеп өйдә каршы алдык. Апалар кунакка килде. Барысы да бик күңелле булды. 

Азат Фазлыев, җырчы:  

Яңа елны Алсуларда, Балтачның Куныр авылында каршы алдык. Шашлыклар, пловлар пешердек. Балалар белән бергәләп салютлар җибәрдек. Яңа елның иң рәхәт мизгеле – матур итеп ап-ак кар ятуы булгандыр. 

Алмаз Мирзаянов, җырчы-шоумен: 

Яңа елны яңа фатирыбызда каршы алдык! Баласы белән бертуган апам,  гаиләсе белән баҗай һәм минем яраткан әбием кунакка килде. Яңа ел төнендә әллә ни зур вакыйгалар булды димәс идем. Хәвеф-хәтәрсез, бәла-казаларсыз гына узуы да зур шатлык. Иң мөһиме – мин ялгыз түгел! Аллаһка мең шөкер! 

Айсылу Габдинова, җырчы: 

Яңа елны бик кызыклы компания белән үткәрдек: мин, ирем һәм җырчы Илнар Миранов. Әти-әниләр авылга киттеләр. Ирем энергетик булып эшләгәнгә без әллә ни ерак китә алмадык. Мин үзем Яңа ел бәйрәменә бик җиңел карыйм, декабрь башыннан ук азык-төлек тә җыймыйм. 31 декабрьдә генә кибеткә чыгып тәм-том алдым, бүләкләр белән дә баш катырмадым. Ирем белән икәү генә Яңа ел каршы алырбыз дигән идек, кинәт кенә уйлап алып, дустым Илнар да безгә килергә булды. Өчәүләшеп бик күңелле Яңа елны бәйрәм иттек.  Мин менә шулай тормышка да, Яңа ел бәйрәменә дә бик җиңел карыйм. Ничек уздырырга икән дип озаклап баш ватып тормыйм. Ә ирем миңа бик кызыклы пижама бүләк итте. Мин андыйларны аңлап бетермим, әмма ирем «мудно» диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар