Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Иске яңа җырлар һәм альтернатив музыка

«Әдрән диңгез», «Сәрбиназ», «Мин сине шундый сагындым»... Сәхнәдә инструменталь ансабль, тере тавыш һәм ретро-җырлар. Затлы истәлекле концертлар уздырырга миллионнар да, пафос та кирәкми икән бит. Yummy Music лейблы үз концертлары белән моны әледән-әле раслап килә.


Альтернатив музыка иҗат иткән Ильяс Гаффаров җитәкчелегендәге Yummy Music лейблының үз инструменталь ансамбле бар. Моннан дистә еллар элек татар эстрадасындагы иң популяр җырларның аранжировщигы булган композитор Юрий Федоров лейблга килә һәм бас-гитарист Илнар Фатыйхов белән Yummy Music Band төркемен оештыралар. Юрий Федоров – төркемнең йөрәге, диләр лейблда. Ул музыка язу белән бергә ретро-җырларга яңа сулыш өрә. Төркемнең чираттагы концертында әнә шул җырларны тәкъдим иттеләр. 


Бэнд солистлары Илгиз Шәйхразиев, Эльвира Мифтахова әлеге җырларны сәйлән кебек тезде. Һәр җыр җырчының бер моно-спектакленә әверелде. 
Яшьләрнең генә түгел, өлкәннәр күңелен дә яулаган Илгиз башкаруында ֿ«Сәрбиназ», «Керфекләрең нигә кара?» җырлары оригиналь вариантка караганда матуррак яңгырады кебек. Илгиз сәхнәдә үзе бер театр инде ул. Аны тыңларга да, аңа карарга да рәхәт. Энергиясе дә бер залга гына сыймый кебек. 
Эльвира Мифтахова башкаруында «Мин сине шундый сагындым» җыры тамашачы күңелен яуламый кала алмады. Музыка яңгырашына күп өлеш бирелү дә үзе бер ләззәт иде.

 


Ретро-җырлар татар альтернатив музыкасы вәкилләре чыгышы белән үрелеп барды: K-Ru башкаруында рэп, Said Olur, Азат Гыйльметдинов башкаруында рок-җыр... Экстравагант чыгышлары белән татар альтернатив музыкасында дан казанган рэпер Усал да үз җырларын башкарды. Дөрес, концерт кысаларыннан чыгасы килмәдеме, шашыр дәрәҗәгә җиткереп гипнозлый торган энергиясе җитмәде. «Нәрсә ул мәхәббәт?» җырында «Ак калфакның югалган чагы» музыкасы яңгырау көчле булды үзе! Усалны концерт залларында түгел, ачык һавада тыңлау, әлбәттә, күпкә тәэсирләндерә. 


 Ә бу кичтәге концерт ретро-җырлар бәйрәме булды. Илһам Шакировның «Синең хакта» җырының заманча аранжировкасы күңелләрне әллә кая алып китте. Сүз уңаеннан, төркем февральдә Илһам Шакировка багышланган концерт куячак. Махсус кунак – Татарстанның Халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова. 


Шунысы сөенечле, Yummy Music Bandның көннән-көн офыклары киңәя. Узган ел алар татар коллективлары арасында беренчеләрдән булып «Клуб Шаболовка 37» («Россия-Культура») тапшыруында катнашты. Алар татарча иҗат итеп альтернатив музыка яраткан яшь тамашачыларны җәлеп итүләре белән дә кадерле. Залда, нигездә, яшьләр иде. Кайберләре татар телен дә белми. Аларга иптәшләре җыр текстын тәрҗемә итеп утырды. Миңа калса, шәп!

Фотограф: Фирүзә Вәлиева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар