Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Иркә: «Әти җитми... »

Иркә: «Әти җитми дип сөйләнеп алсаң, әни шунда ук тын кала да, нидер кызу-кызу эшли башлый. Мышык-мышык килгән тавышны ишеткәч, ник бер телемне тыя алмадым инде, дип үземне тирги башлыйм».

Инстаграм битендә җырчы Иркә авылда алган хис-кичерешләре, әтисе һәм әнисе, авылдашларын искә алып, пост урнаштырды. 
– Авылда булып килдем, сагындырган... Тик, өйгә керсәм дә, бакча алдына чыксам да, гел күңел нидер эзли инде, нидер җитми кебек... Әти җитми... Әти җитми дип сөйләнеп алсаң, әни шунда ук тын кала да, нидер кызу-кызу эшли башлый. Мышык-мышык килгән тавышны ишеткәч, ник бер телемне тыя алмадым инде, дип үземне тирги башлыйм. 
Капка төбендәге эскәмиягә елышам. Ара-тирә күрше-күлән үз эше белән нидер эшләп йөри. Күзәтергә кызык, рәхәт. Яныма килеп мине кочып киткәне дә бар, әллә каян кычкырып, «Сәла-а-а-м, кү-ү-үрше-е-е, ка-а-айттыңмы?» – диючесе дә, янәшәгә килеп утырып, нык яратам сине, ләкин менә синең турыда шулай сөйлиләр, ужас, мин алай сөйләми-и-им, дип чеметеп китүчесе дә бар. (Әйтерсең лә мин үзем турында бер ни ишетмим.) Үпкәләмим. Дәшми генә елмаеп тәки утыруымны дәвам итәм. Күзәтәм. 
Әнә Зәйнәп әби килә. Ак әби, намаз әбисе, кычкырып исәнләшкән идем, туктап калып, каян тавыш килгәнен эзләп алды. Аннан тапты үзе мине. Килеп утырды яныма. Шундый матур әби. Ничә тулды әле, дим? Номерлары күп, белмим ди (84 яшь бугай). Мин әйтәм, балаларың бүген китә бугай, ялгыз каласың инде, дим. «Кем әйтте аны? Мин ялгыз түгел. Минем Аллаһы Тәгаләм бар. Менә уң, сул ягымда фәрештәләрем бар. Мин беркайчан ялгыз түгел», – ди. Вәт кемнән үрнәк алырга кирәк һәрберебезгә. Ник бер гайбәт, төрттерү чыксын Ак әбидән. Гел елмайган, шаяра, рәхмәт әйтә миңа. Нигә миңа рәхмәт, дим? Исәнләшкәнең өчен, ди. Әби өенә атлады. Мин дә өйгә кереп киттем. 10 минут эчендә әбидән миңа күчкән рәхәт энергияне беркем белән дә башка бүлешәсем килмәде... Үрнәк, Ак әби, матур әби, рәхмәт сиңа! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар