Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Ир-атлар ком кебек...» Актриса һәм алып баручы Лариса Гузееваның цитаталары

Көн саен теш чистарткан кебек, ирләрне һәрвакыт кайгыртып торырга кирәк.

Исегездә тотыгыз: әгәр хатын-кыз сокландыргыч күренә икән, ир-ат тозлы щи да ашаячак, теләсә кайда яткан әйберләрне дә күрмәячәк. 


Көн саен теш чистарткан кебек, ирләрне һәрвакыт кайгыртып торырга кирәк.

Бәхет – озакка сузылган халәт. Башкалары – оргазм.

Хыянәт хыянәт инде ул. Ятакта сикерәсезме йә әкрен генә шуышасызмы – мөһим түгел. 

Хатын-кыз һәрвакыт формада булырга тиеш – янып торган күзләр һәм ике танк кебек пар күкрәкләр.


Тормыш күңелсезрәк инде ул. Гаилә кору өметләрне һәрвакыт  акламый да: сез салют көтәсез, ә соры моңсу көннәр күбрәк була.  Моңсу соры көннәрне яратсагыз, бергә утырып телевизор караудан ямь табачагыгызга ышансагыз һәм матур балалар үстерергә теләсәгез генә өйләнергә йә кияүгә чыгарга кирәк. 
 

Үткәннәрне хәзерге тормышка ташырга ярамый. Аерылышкансыз икән, онытыгыз.  Элекке сөяркәләр арасында дуслык була алмый. Бу хәзер яныгызда булган кешегә авырту һәм борчылу гына китерә. 


Ирегезгә ирек бирегез. Аны күбрәк биргән саен, ул сезгә якынрак булыр. 


Секс, акча һәм эш күп була алмый.


Ир-ат ком кебек. Комны учка кыссаң, бөртекләре бармак арасыннан коела. Әгәр учны җәеп җибәрсәң,  бер ком бөртеге дә югалмый.

 
Ир – тән өчен төн буена җылы тере компресс.


Саран ир-аттан тизрәк качарга кирәк. Кызлар, могҗиза юк ул. Аны үзгәртеп булмый. Ир-ат саран икән, ул хискә дә, эмоцияләргә дә саран булачак. 


Эш турындагы уйларыгызны ишекнең теге ягында калдырыгыз. Эштәге проблемаларыгызны гаиләгә алып кайтмагыз. Ир-атлар, гомумән, эштәге хәлләрдән зарланганны яратмый. Җаваплары бер генә: «Үзең хәл ит» йә «Эшләмә».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар