Илсөя БӘДРЕТДИНОВАга сәхнәдә ниләр бүләк итәләр?

Җырчыларга сәхнәдә чәчәк бәйләмнәре генә бүләк итәләр дип уйласагыз, ялгышасыз!
Илсөя Бәдретдиновага, мәсәлән, Лениногорскида узган концерт вакытында бер тамашачы сәхнәгә... бер чиләк (!) баскан токмач чыгарган! «Балам, гел юлда йөрисең, үзеңнең токмач басып торырга вакытың да юктыр, дип уйладым», – дип биргән ул апа күчтәнәчен.
– Бер чиләк токмач! Егылып китә яздым... Бөгелмә районыннан килгән Нурия апа Кудашева булып чыкты ул, – ди Илсөя. – «Бер атна тырыштым: җәям дә, киптерәм дә кисәм, тагын җәям, тагын кисәм», – диде...
Җырчыга тагын нинди көтелмәгән сәер бүләкләр биргәннәре бар икән?
Казлар, тавыклар.
Казылыклар.
«Тере куян! («Сайлап, иң зурысын алып килдек!» – дип, коробкага салып менгергәннәр. «Аны нишләтим? Куянны түгел, үземне карарга да вакыт җитмәгән чаклар бар – урнаштырдым инде», – ди Илсөя.)
Банка-банка тозлаган кыяр, помидор. (Боларының, үзе әйтмешли, «чуты-чамасы юк»!)
Бәйләгән башмаклар. («Кызык өчен генә санап утырдым, ел буена 27 башмак биргәннәр. Бездә аны «чәпчүри» диләр».)
Бәйләгән шәлләр.
Кулдан ясаган әйберләр.
Кер юуу порошогы. Бер ел элек Азнакай концертында сәхнәгә бер хатын менгезгән аны. 10 килограммлы кап! («Бу нәрсә?» – дип башта шаккаттым, – ди Илсөя. – Аннары гына исемә төште. Шуннан берәр атна элек кенә инстаграмга пост куйган идем. «Өйдә бер грамм порошок калмаган, «гель для душа» белән кер юарга салдым – берәрегезнең юып караганы юкмы?» – дип язган идем. Бу тамашачы, күрәсең, шуны укыган булган!»
Күбәләкләр! («Күптән түгел Казанда узган концертымда Гөлназ исемле бер кыз бүләк итте аларны. Тартманы ачып җибәрдем дә, күбәләкләр бөтен залга очтылар. Эре-эреләр! Кызыл, зәңгәр, сары төслеләр! Мин җырлаганда, гел залда очып йөрделәр. Бик матур булды!»)
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 23 апрель 2021 - 15:09
    Без имени
    Илсөя Бәдретдинова чәчәк ашамый! Ниндидер иске интервьюнда укыдым. Шуңа күрә аңа күчтәнәч алып барам :-)
  • 23 апрель 2021 - 15:09
    Без имени
    Тере куян белэн бер чилэк токмач елмайтты), ихлас кунелдэн биргэннэр бит инде аларны!
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 апрель 2021 - 17:45
    Без имени
    Бик гүзәл әхләк әсәрдә.Мондый әсәрне уку рәхәтлек бирә
    Энҗе бөртекләре
  • 22 апрель 2021 - 18:20
    Без имени
    АллахыТэгэлэ ярдэменнэн ташламасын.
    ​Cынатмаска иде ничек тә
  • 23 апрель 2021 - 07:03
    Без имени
    Йөзенең нуры калмаган. "Ябригә өйләнгән дә, кияүгә барган да шул кавемгә әйләнә" диләр иде, хактыр күрәсең.
    Җырчы Алсудан бәхет рецепты
  • 21 апрель 2021 - 11:49
    Без имени
    И аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.
    Кияүгә сүз әйтмәгез!
  • 21 апрель 2021 - 11:44
    Без имени
    Әллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.
    Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»