Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова нинди зур хыял белән яши?

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова Инстаграм дусларына зур хыялы турында әйтте. Баксаң, артист китап язарга хыяллана икән. 

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова Инстаграм дусларына зур хыялы турында әйтте. Баксаң, артист китап язарга хыяллана икән. 

– Бер зур гына хыялым бар. Үзем турында үзем китап язу. Менә ничек бар – шулай... Бизәкләми... Чукламый... Чын дөресен... Язар сүзләрем бик күп. Бәхеттән шашкан вакытлар... Түзә алмый чүп урнасы артында елаган чаклар... Мин кеше. Төрлесе булды... Йоклап булмый... Уйланып ятам, – дип язган ул. 
Язылучыларының күпчелеге аны хуплаган: «Көтеп калабыз», «Яз гына, рәхәтләнеп укыйбыз», – дип комментарий калдыручылар күп. Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова да Илсөяне мактап, аны китап язарга өндәгән.    
– Үзең язсаң гына. Синең кебек итеп беркем тасвирлап бирә алмас. Менә синеңчә язылганны укыйсы килә, прәме тавышыңны күзаллап, имеш, үзең сөйләгән кебек. Кирәк урында синең тавышың белән көлеп, синең тавышың белән елап, җырлап... Әйдә, яз эле! Тотынсаң, эшлисең бит син аны... Хәер, башыңа кергән икән, һичшиксез, эшлисең инде, И-шәә-Аллаһ, – дип язган Зәмирә. 

Теги: Илсөя Бәдретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар