Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова дүртенчегә кыз көтә?

Казанның Филармония концертлар залында популяр җырчы Илназ Баһның концерты узды. Хәер, Баһ гаиләсенең матур концерты үтте дисәк, дөресрәк булыр, чөнки тамашада артистның тормыш иптәше Гүзәл Идрисова белән уллары да катнашты.


“Серле мөгез” дип аталган концерт театральләштерелгән тамашага корылган, ягъни аның сюжеты бар. Шуны да әйтергә кирәк, концертта катнашучыларның барысы да парлы иде: Илназ һәм Гүзәлдән кала, Чаллыдан килгән җырчылар Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, биючеләр Раил Ганиев һәм Айгөл Кыямова, алып баручылар - Чаллы дәүләт драма театры артистлары Чулпан һәм Илфат Әскәровлар. Шулай ук "Сәйдәш" бию театры һәм банячы Айнур Моратов катнашты. Концертның сценарий авторлары – Чулпан белән Илфат.



Сюжет буенча, ике гаилә тату гына күрше булып яши. Бер гаиләдә – өч малай булса, икенчесендә өч кыз тәрбияләнә. Әлбәттә, икесе дә бер-берсенә ак көнләшү белән карый, чөнки бер як - кыз, икенче як малай турында хыяллана. Гаилә башлыклары Илназ белән Илфат очраша да, бер-берсеннән малай һәм кыз “ясау” серләрен сорый. Илназ малай “ясау” өчен күршесенә серле мөгез бирә һәм шуны йокларга яткач та, хатыны астына куярга куша. Илназ исә кыз “ясау” өчен хатынының чәнти бармагына ай яктысы төшкәнен көтәргә тиеш була. Ирләр барысын да төгәл эшлиме, әллә уеннан уймак буламы – күп тә үтми Гүзәл - кыз, ә Чулпан малай көтүен хәбәр итә! Әлеге шаян тарих хыялларның тормышка ашуын, моның өчен бары тик чын күңелдән тели белергә кирәклекне аңлатты.



Юмористик тамашаны тамашачы җылы кабул итте, дәвамын карарга теләп, хәтта тәнәфескә чыгарга теләмәделәр. Әлбәттә, концертта моңсу җырлар да башкарылды. Илназ вакытсыз арабыздан киткән яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхине искә алды. “Хәния Фәрхи белән еш кына күмәк концертларда очраша торган идек. Хәния апа – халкыбызның, милләтебезнең йөзек кашы. Җырлаган җырларыбыз, әйткән сүзләребез, сезнең алкышларыгыз, уй-фикерләрегез аның якты истәлегенә дога булып барып ирешсен иде. Ул безне ишетә, ул безнең белән. Күптән түгел шушы Филармония концертлар залында Хәния Фәрхине искә алу кичәсе булды. Өч көн буе зал шыгрым тулы иде. Без дә аның репертуарындагы җырны башкардык. “Ышан бары йөрәк авазына” җырын үз иттек, бүген аны сезгә тәкъдим итәбез”, - дип Илназ белән Гүзәл үзәкләрне өзеп Хәния Фәрхи җырын җырлады.



Концертта күбесенчә Илназ Баһ иҗат иткән җырлар яңгырады. Бу хакта Гүзәл шаяртып болай диде: “Илназга бүләккә расходланасы юк. Нинди генә бәйрәм җитмәсен, Илназ миңа өр-яңа җыр язып бирә. Аңа да экономия, миңа да әйбәт!” Сәхнәдә артистларның олы уллары Камил дә чыгыш ясады. Башта ул әтисе белән, аннары үзе генә җырлады. Камил ничә еллар буе әти-әнисе белән йөреп, шулкадәр сәхнәгә ияләнгән ки, җырлаган арада тамашачыга “Бергә!” дип мөрәҗәгать итәргә дә, биеп алырга да тартынмады. Залда утыручы абый-апалары Камилгә тәмле бүләкләр һәм уенчыклар бүләк итте.



Тамашачы Илназ белән Гүзәлнең уртанчы уллары Рамил һәм төпчекләре Марсельне дә күрде. Алар "Бәхетле бул, балам" җыры вакытында сәхнәгә чыкты. Билгеле булганча, бу җырны бер тирәдә бәби алып кайткан Лилия Муллагалиева, Замирә Рәҗәпова, Айгөл Шәйхетдинова, Гөлназ Шәрипҗанова һәм Гүзәл Идрисова башкара. Җырның көен шулай ук Илназ Баһ иҗат иткән. Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Илназның "Ярый әле син бар, туганым" исемле яңа җыентыгы дөнья күрде. Анда Илназ Баһ иҗат иткән 80нән артык җыр тупланган. Аларны җырчы үзе дә, башка артистлар да башкара.



"Серле мөгез" концертыннан соң, артистларның җырлау гына түгел, сөйләү, уйнау осталыгы да ачыкланды. Иң мөһиме - аларның һәркайсы үз ролен аңлап, ихлас уйнады. Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова: "Бу концертыбызны күп кенә шәһәр-районнарда күрсәттек. Ниһаять, "Серле мөгез" Казанда узды. Тамашачыларга җылы алкышлары, бүләкләре һәм чәчәкләре өчен зур рәхмәт! Кабат очрашырга язсын!" - дип белдерде.



































Фото: Рамил ГАЛИ

чыганак: http://www.intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/ilnaz-ba-bel-n-g-z-l-idrisova-d-rtencheg-kyz-k-t-/

 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8576
    10
    103
  • Егетемне кыйнадым – Ышанмыйсызмы? Чынлап әйтәм! Ул бу хакта хәтта полициягә хәбәр иткән.
    8852
    2
    71
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8673
    8
    68
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4272
    4
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 июль 2021 - 18:22
    Без имени
    Мене шулай кысылып купме бала бехетсез шул.Узебезнен баштан утте
    Кемнәрдән бәйләтим яраны?
  • 25 июль 2021 - 19:20
    Без имени
    Ай, рәхмәт яугырлары!!!!! бик тә нык сөендем бала өчен! Нянечкага рәхмәт!!! Йөрәкләренә, бәгырьләренә үтә торган итеп аңлатып әйтә белгәне өчен! Аллаһы Тәгалә аның аша, ир белән хатынга туры юл күрсәткән, гомерлек үкенечкә юл куймаган.
    Өч кенә көнгә...
  • 24 июль 2021 - 15:57
    Без имени
    Уф.... Йорэккэемне....
    Өч кенә көнгә...
  • 26 июль 2021 - 14:07
    Без имени
    Нәкъ шулай . Тик партнер бер генә булырга тиеш , югыйсә , хатын - кыз үзенең тәнендәге җепселләрен башкаларга таратып , үзе авыру булып калачак .
    ​Назлану өчен алты медицина сәбәбе
  • 22 июль 2021 - 16:52
    Без имени
    Мондый язмаларны еламыйча укый алмыйм,чонки минем бабамда узган ул концлагерларны,9май житсэ бакча артына чыгып жылый иде, соныннан Аны оправдали, ещё орден бирделэр,Бер солдаты коткарган очен,рэхмэт Ана,онытмаган...
    Ева-Мөслимә
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан