Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлназ Сәфәровага «ревизор» килгән!

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова тормышында чын контроль башланган. Ул үзе инстаграм битенә менә ниләр яза:

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова тормышында чын контроль башланган. Ул үзе инстаграм битенә менә ниләр яза:

«Ревизорро» отдыхает.

  • Тузан бөртеген дә күрә, үзе карап торып сөрттерә.

  • Телефон тотканны яратмый, атып бәрер идем шул телефоннарыгызны дип сүгә.

  • Соң ятасың, озак йоклыйсың, шуңа симергәнсең, ди.

  • Ипине дөрес җирдә сакламыйсың, ди.

  • Кичә аягыңа ник укол кадаттың, дип ярты көн ачуланды, «болай булсаң, барып чыгасың син, кызый« дип ачулана ул.))

  • Керләрне дөрес элмисең ди, киптерергә элгән керләремне кире алып элеп куйды: сул ягын әйләндерде (мин алай эшләп тормыйм), чалбарларны балакларыннан эләргә кирәк, кесәләрен чыгарып, селкеп ал, ди.

  • Бөкрәеп йөрмә, каты-каты басып йөрмә, ди.

  • Бүген барып тавыш бирүемне, бала өчен акча килүен контрольдә тотты.

  • ТНВдан фильм караганда аның янына беркем килергә тиеш түгел!

  • Фотога көчкә төштек, төшмим ди, мине куйма, ди.

Мировой ӘБИ – ул әйткән генә дөрес, спорлашу бесполезно.

Картайгач, шундый ӘБИ буласым килә!»

Дәү әниләр кунакка килгәч шулай инде, түз генә! Күпне яшәгән, күпне күргән әбиләребезнең тормыш сабакларын ишетеп, хәтергә сеңдереп калырга тырышырга кирәк. Олы кеше белми әйтмәс!

 

Ревизор әби – Гөлназның әнисенең әнисе – Гөлсинә апа Хөсәенова турында «Сөембикә» журналының «Әбием сабаклары» сәхифәсендә дә бик кызыклы, үтемле язма чыккан иде. Ул язманы әлеге ссылка аша узып укый аласыз: http://syuyumbike.ru/news/cennosti/biem

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар