Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Эстрада йолдызларына әниләре киңәше (фото)

Киңәш бирүчеләр күп ул, әмма әниләрнеке иң кирәге, иң самимие. Алар бервакытта да балаларына начарлык теләми. алар һәрвакыт догада...

Гөлсирин Абдуллина:
Әнием Ләйлә:  «Кешеләр белән исәнләшегез, аяк астыгызга карап йөрегез, сәхнәгә, халык алдына  бисмилласыз чыкмагыз, борыныгызны күтәрмәгез», – ди һәрвакыт. 
Һәм әнинең миңа әйтә торган сүзе:  «Кызым,  өеңдә беренче итеп өстәл түрендә пешкән ризыгың булсын! Аннан соң бөтен булган эшләреңне кара, – ди. – Ирләрнең тамагы тиз ача ул», – ди. Әниемнең киңәшләрен беркайчан да онытмыйм! Рәхмәт, Әнием.

 


Салават Миңнеханов:
Әниебез Зөлхия, 3 малай әнисе. Мин –  уртанчысы. Әни безгә бик яхшы тәрбия бирде. Ул һәрвакыт локомотив кебек. Үз сүзендә тора белгән,  бик гадел кеше. Безгә дә шул сыйфатларны бирде.  «Гадел бул, максатлар куй һәм аңа иреш, нәрсә эшләсәң дә, җиренә җиткереп башкар. Һәм һәрвакыт беренче бул!» – дигән киңәшләре минем өчен бик кадерле. 

 


Әнвәр Нургалиев:
Әни ясаган чәйләр, балачак... Кышларын салкыннан туңып кайтып керәсең, өстәлдә  – самавыр, табага өелеп куйган коймаклар, Әни башта сүгеп ала, аннары: «Балам, киемнәреңне алыштыр да тизрәк өстәлгә»,  – ди.  Әни: "Балам, кайгырма, барысы да яхшы булыр», – дисә, чыннан да җиңел булып китә иде.  Әниле булу дөньяда иң зур бәхет. Саклагыз, яратыгыз, рәнҗетмәгез, ешрак кайтыгыз, исән чакта кадерләрен белегез. 

 


Алсу Фазлыева:
Әни көндә тукый инде: «Чир иярә күрмәсен, маска киегез. Салкын тидерә күрмәгез», – ди. Бик актуаль киңәш бүгенге көндә. 

Җәвит Шакиров:
ӘНКӘЙЛӘР...

Матур да син, уңган да син –
Гүзәлләрдән-гүзәл, сөйкемле!
Дөньябызны яктылыкка төргән,
Әнкәйләр бит кояш шикелле!

Сабыр да син, Әнкәй, акыллы да,
Бар киңәшең безгә кирәкле!
Шатлык, кайгы – барысын сыйдырырлык,
Ходай белеп биргән йөрәкне!

Әнкәйләрнең нурлы йөзләреннән,
Кузләреннән аның наз тама!
Ничә генә яшьтә булсак та без,
Алар өчен сабый бер бала!

Һәрбер сүзе алтын Әнкәйләрнең ,
Аяк асларында – оҗмахтыр!
Күпме генә хөрмәтләсәк тә,
Алар өчен, юк, күп булмастыр!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар