Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грей: «Популярлыктан уңайсызланам...»

Пандемия, тамашачылары, үзаңы, «диван тәнкыйтьчеләре», танылуы, Казан хакында.

 Пандемия миңа файдага гына булды. Җырлар яздым. Өемдә студиям бар. Сентябрь аенда башкорт һәм татар телендә альбомым чыгачак. Моңа кадәр вакыт таба алмый идем. Безнең концерт графиклары бер ел алдан төзелеп куйган. 

 Мин – дөнья кешесе. Башкорстанда тудым. Мәскәүдә дә яши алам. Казанда да йорт төзедем. Кайда яшәвем мөһим түгел, күңелем белән башкорт булып калам. Мин анда тудым, туган телем – башкорт теле. 


Артистларга комачауларга кирәкми. Ярдәм итүгә килгәндә... Музыка белән мәктәптә укыганда ук шөгыльләнә башладым. Башкортстанда яшәгәндә студияләргә ничек эләгергә белмәдем. Әти-әниемнәр – гап-гади кешеләр. Төзүчеләр. Әни хәзер минем белән Казанда яши. Ул вакытта  әни  кредитка компьютер сатып алды. Аны биш ел буе түләдек. Музыка язарга өйрәтүчеләр булмады. Китаплардан укый-укый өйрәндем. Ноутбук булса, хәзерге технологияләр белән музыка язарга өйрәнеп  була. 


Уңышымның сере – хезмәт сөючәнлектә. Талант кына җитми. Талантлы кешеләр эшләргә яратмый икән, берни дә килеп чыкмаячак. 


Беренче альбомым магнитофон кассетасында чыгарга өлгерде, ә беренче клибымны кредит картасыннан акча алып төшердем. 


10 нчы класста студиягә аранжировщик булып эшкә урнаштым. Музыка белән шуның кадәр җенләнгән идем, укырга да җүнләп йөрмәдем. Ярый, Бердәм дәүләт имтиханнарына кадәр аттестат алырга өлгердем.


Музыкаль белемем юк. Тавышымны да куйдырттырмадым. Мәктәптә укыган вакытта төрле түгәрәкләргә йөрдем. Баянны бик тиз ташладым. Курайда уйный беләм. Мәктәпне тәмамлаганнан соң сәнгать училищесына укырга керергә теләдем, әмма тавышың куелмаган дип алмадылар. Хәзер моңа бик шатмын.
 Җырлый башлаганда минем  тамашачыларым  кызлар гына иде.  Радиодан өйгә пачка-пачка хатлар китерәләр иде. Өлкән аудиторияне җәлеп итәсем килде. «Ашкына күңел» җырын яздым да, өлкәннәр тартыла башлады. Җитди концертларга чакыра башладылар. Миңа ул вакытта 18–19 яшь иде.


Татарстан – минем өчен бик уңайлы урнашу урыны. Башкортстан да янәшә, Мәскәү дә монда гына.  Казан – минем шәһәр. Миңа монда бик ошый. 
Элвин Грей дөньяга танылсын өчен бераз гына вакыт кирәк. Тиздән яңа җырлар ишетерсез. Алар бик үзенчәлекле! 


Минем җырларны Тайландта тайлар да тыңлый. 


Тәнкыйтьчеләрне бик яратам. «Диван тәнкыйтьчеләре» кәефне көтәрә. Күбрәк языгыз! 


Артистлар белән чыккан төрле низаглар алдан сөйләшенеп эшләгән эш түгел.  Ул үзеннән-үзе килеп чыга. Мин кеше күзенә карап алдалый белмим. Уйлап чыгарсак, бик уңайсыз булыр иде. Бөтен судлар да чын хәлләр. Конфликтлар чыкканда үзем дә борчылам. Бары тик гаделлек булуын гына телим. 
Танылудан үстем инде мин. Популярлыктан хәтта бераз уңайсызланам да. 

Фикерләр Андрей Кузьминның «Интервью без галстука» тапшыруыннан язып алынды.

Фото җырчының социаль челтәрләреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар