Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грей: «Безгә икенче Салават түгел, яңа йолдыз кирәк»

«Барс Медиа Груп» компанияләр төркеме Татарстан Президенты ярдәме белән татар эстрадасы тарихында беренче тапкыр татар телендә җырлаучы яшь башкаручылар катнашында «Яңа йолдыз» проектын башлады.

Моннан 15 еллар элек федераль каналдан күреп «Барс Медиа» «Йолдызлар фабрикасы» оештырган иде. Дөрес, ул вакытта үз телевизион мәйданы булмаганлыкта, ул зәңгәр экраннарда күрсәтелмәде. «Яңа йолдыз» – телевизон проект булачак.

 
Бәйгегә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге һәркем катнаша алды. Оештыручыларга барлыгы 300 дән артык гариза килгән. Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә Казакъстна белән Үзбәкстаннан да катнашырга теләк белдергәннәр. Җибәрелгән видеоларны карап, жюри 50 кешене сайлап алган. Ә жюри бик җитди: Россия продюсеры Лина Арифуллина, «Барс-Рекордс»ның үсеш һәм инновацияләр директоры Динә Гәрәева,  Элвин Грей, халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм продюсерлык компаниясе вәкилләре.


Бу көннәрдә икенче тур уза. Монда инде сайлап алынганнар жюри каршына чыгып бер куплет җыр җырлап, бәяләмә ала. Яктылык бик аз булган залда жюри утыра. Ә башка мәйданнарда кырмыскалар кебек йөгерешәләр. Бер мәйданда алып баручының конкурсант белән әңгәмәсен видеога төшерәләр, икенче мәйданда режиссерлар командасы эшли. Алар телевизон вариантны яздыра. 

 


Гримеркада бәйгедә катнашучылар дулкынлана. Чуашстан Республикасы Урмай авылыннан килгән Айшат Шәриповка бу бәйгедә катнашырга дусты тәкъдим иткән.

Моңа кадәр дә күп җыр конкурсларында үзен сынап караган егет Казан сәүдә техникумында укый. Мингол Галиев шәкерте дә. «Татар эстрадасындагы өч ноталы җырларны яратмыйм. Иске җырларны яңача форматта җырларга телим», – ди ул. Бәйгегә Флера апа Сөләйманованың «Әниемә» җырын алып килгән. 

Рус җырларын татарча җырлап инста йолдызына әйләнгән Рамил Габитов та коридорда үз чиратын көтеп йөри. 32 яшьлек КАИ тәмамлаган егетнең музыкаль белеме бөтенләй юк. Әмма ул аңа җырларга, музыка язарга комачау итми. Бүгенге көндә Лениногорск районында мәдәният өлкәсендә эшли. Конкурста үзенең җырын башкарырга булган. Ә алар аның берничә дистәгә җыелган инде. Ул әлеге бәйгедә җиңеп чыкса, тормышын киредән башлар өчен Казанга күчеп килергә дә әзер булуын әйтте. 

 

Аделина Минһаҗева әлеге конкурс турында телевизордан ишеткән. «Мондый ук масштаблы һәм җитди булыр дип уйламаган идем. Бик каушыйм. Зәйнәб апа нәрсә әйтер икән дип дулкынланам», – ди ул. 


Жюри чынлап та бик таләпчән. Күпләрне кире боралар. Матур гына тавышы белән Салават җырын сузган егет тә ошамады. Элвин Грей: «Безгә икенче Салават түгел, яңа йолдыз кирәк», – дип кырт кисте. «Ә яңа йолдыз ничек булырга тиеш соң ул Элвин Грей кебекме?» – дип сорадык популяр артисттан «Салават кебек тә, Элвин кебек тә түгел, ә вообще, странный, непонятный, крутой, музыкальный, классный и моңлы самое главное», – дип җавап бирде ул.

Бәйгедә катнашучыларның тавышына гына түгел, тышкы кыяфәтләрен дә тәнкыйть утына тоттылар. «Алтыдан соң ашавыңны туктат, сәхнә матурлыкны ярата ул», – диде Динә Гәрәева тазарак булган бер егеткә. 


Зәйнәб Фәрхетдинова моңга игътибар итүен әйтте. «Халык артисты буларак, мин үземнең халкымның моңнары чагылган эшләрне көтәм. Нинди стильдә башкарса да, чалымнары булырга тиеш. Яңалык булса да бик хуплыйм, әмма татар җыры моңсыз була алмый», – диде ул.

 


 Жюри әгъзалары арасында иң таләпчәне дә Лина ханымдыр, мөгаен. Россия дәрәҗәсендә күп йолдызлар кабызган илнең иң уңышлы продюсеры: «Җырчыны бәяләргә миңа 15 секунд вакыт җитә. Шоу-бизнес индустриясенә  яңалык алып килердәй талантлы яшьләр бар. Әйе, тавышында фальш булырга, костюмы зәвыксыз булып – кычкырып торырга мөмкин. Әмма дөрес юнәлеш бирсәң, алар ачылачаклар. Мин бик канәгать», – диде. Әмма бер канәгатьсезлеген яшерә алмады: 


–  Коллегаларым: «Дулкынлана, шуңа мөмкинлеген күрсәтә алмый», – дип, башкаручыларны жәллиләр. Мин мондый эш барышы белән килешмим.  Чын артист һәрвакыт әзер булырга тиеш. Бер кешегә җырлыймы ул, зал тулы халыкккамы, бу мөһим түгел. Микрофонны кулына тоткан икән, эшен башкарсын. Алайса: «Дулкынланам, шуңа тавышым бетте», – дип, жюри белән  манипулировать итәргә дә күп сорамыйлар. Тавышың бетә икән, мондый бәйгеләргә йөреп тә торырга кирәк түгел», – диде продюсер бик җитди итеп. Ә менә бер конкурсант җырлаганда ул күз яшьләрен тыя алмады. Елады! Ә конкурсант татар эстрадасында популяр җырчы Илнар Миранов иде.

«Илаһи тавыш. Аңа тавышны Аллаһы Тәгалә биргән», – дип бәяләде аны Лина Арифуллина. Хәтта соңыннан сезнең белән фотога төшим әле дип, фотога да төште. 
Илнар Миранов сәхнәдә чыккач, Элвин Грей да гаҗәпләнүен яшермәде.«Сине тыңлаганда тәнемнән ике тапкыр кырмыскалар йөгерешеп узды. Син – крутой», – диде аңа җырчы. 
«Социаль челтәрләрдән кастинг булганын күрдем дә, үземне сынап карарга булдым. Җитмәсә, жюри бик төрле. Килергә, танышырга булдым. Юньләп җырлый гына алмадым», – диде Илнар, гадәттәгечә бик тыйнак кына. 
Боларның барысын да ТМТV каналыннан октябрь аеннан башлап карарга мөмкин булачак.  Тамашачылар сайлап алынган башкаручыларның укытучылар белән шөгыльләнүен, мастер-класс узуларын, яраткан кешеләре белән бергә катлаулы иҗади биремнәр, квестлар, көтелмәгән сәхнә ситуацияләрендә катнашуларын карый алачак. 
Реалити-шоу гала-концерт белән төгәлләнә. Анда алар татар эстрадасы йолдызлары белән дуэт җырлаячак. Супер финалга өч башкаручы чыгып, җиңүче тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак. Нәтиҗәләр «Татар җыры» фестивалендә игълан ителәчәк. Җиңүче елның иң зур концертында чыгыш ясаячак. Аннан соң «Барс Медиа Груп» җитәкләп аны татар эстрадасы йолдызлары булган Олимпка алып менәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар