Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Булат Бәйрәмовтан Италиягә сәяхәт итү буенча киңәшләр

Алып баручы Булат Бәйрәмов быел икенче тапкыр Италиягә сәяхәт кылган. Әлеге сәфәрләрендәге күзәтүләреннән чыгып ул киңәшләрен дә бирә.   

 


Алып баручы Булат Бәйрәмов быел икенче тапкыр Италиягә сәяхәт кылган. Әлеге сәфәрләрендәге күзәтүләреннән чыгып ул киңәшләрен дә бирә.   

1. Сәяхәтне алдан планлаштырсаң яхшы. Әйтик, ярты ел алдан. Ни өчен? Чөнки вакыты җитүгә син теләгән отельгә һәм самолетка урын калмаска да мөмкин.
2. Юллама бәясе евро бәясенә бәйле булуын онытмаска кирәк.
3. Чит илгә машинаң белән дә барсаң була. Әгәр ике гаилә барсагыз (4 кеше) юл бәясе арзанга чыга, ләкин озак. Бер якка якынча 5 көн вакыт кирәк. Шулай ук “шиплы” машина белән сезне Европага кертмәячәкләр. Бары «липучка» гына.
4. Отель тауга менү күтәрелмәсеннән ераграк урнашкан саен аның бәясе арзанрак була.
5. Аэропорттан отельгә кадәр трансферны алдан ук интернеттан сөйләшеп куйсаң кулайрак.
6. Аэропортта арендагы җиңел автомобиль дә алып була. Уртача бәяләре тәүлегенә 1500-2000 сум.
7. Отельләр барысы да диярлек “иртәнге аш белән”. Төшке ашны, гадәттә,  тауларда ашыйсың, кичке ашны берәр пиццерия, кафе яки ресторанда. Бер кешегә обед уртача 15-20 евро. 
8. Италия тауларында шуу өйрәнчекләр өчен түгел. Нигездә “кызыл” һәм “кара” категорияле таулар. Урыны-урыны белән җиңел трассалар да очрый.
9. Ешрак теге яки бу тән җәрәхәтен (аяк-кул сынулар, муен авырттырулар, умыртка имгәнүе) үзләрен “профи” дип санаучылар ала, чөнки тизлек арта һәм игътибар кими.
10. Тауда шуучы һәркем каска кияргә тиеш дип саныйм.        
11. Нык кар яуганда һәм томан вакытында шумавың хәерлерәк.
12. Инглиз телендә “берничә кирәкле дежурный җөмлә” өйрәнсәң үзеңә җиңелрәк була. 

 

Теги: Булат Бәйрәмов Булат Байрамов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар